"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының чираттагы этабы узды. Исегезгә төшерәбез: уен Татарстандага Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырыла. 20 февраль көнне үткән уенда үзәк китапханә, район мәдәният йорты, район элемтә челтәре хезмәткәрләре катнашты. Нәтиҗәләр мондый:
48 балл җыеп, "Тукай варислары" командасы (үзәк китапханә) 1 урынны яулады, "ИнтерДа" (РУЭС) һәм "Оста куллар" (район мәдәният йорты" командалары 40 балл туплап, 2 урынга лаек булды!
Катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез һәм "Тукай варислары" командасы белән финал уенында очрашачакбыз!