4 май көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре “Герогийлентасы – җиңү билгесе” акциясендә катнашты.
4 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар Балтач үзәк ял паркында яшь балтачлыларга Георгий тасмалары бүләк иттеләр һәм әлеге акциянең асылын аңлаттылар.
30 апрельдә безнең авылдан мобилизацияләнгән Түбән Сосна егете – Галимов Рушат, үз зонасыннан кыска ялга кайтып, Балтач спорт комплексында футбол командалары арасында ярыш оештырды.
2023 елның 29 апрелендә Сосна авыл җирлеге территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 300дән артык имән һәм чыршы утыртылды. Акциядә «Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары һәм укытучылары, «Сосна балалар бакчасы» МБДОУ хезмәткәрләре, Сосна мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре, «Сосна» ҖЧҖ хезмәткәрләре, фельдшерлык пункты хезмәткәрләре, шулай ук Түбән Сосна авылы халкы катнашты.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә.
3нче май көнне “Хыял»” яшьләр үзәге “Сугышчы-Интернационалистлар” паркында яшүсмерләр арасында граната ыргыту буенча “Синең яклаучыларың, Ватан” дигән спорт ярышы уздырды. Егетләр һәм кызлар үз көчләрен сынап карадылар.
3 май көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен “Патриотлык дәресе” уздырды.
3 нче май көнне «Хыял» яшьләр үзәге «Бегатлон» ярышы үткәрде. Бу ярышта Балтач урта мәктәбе укучылары катнашты.
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 16 июнендә сәгать 10.00 дан 12.00 гә кадәр Балтач муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра.