Сосна җирлеге яңалыклары. Галимов Ришат футбол ярышлары оештырды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

30 апрельдә безнең авылдан мобилизацияләнгән Түбән Сосна егете – Галимов Рушат, үз зонасыннан кыска ялга кайтып, Балтач спорт комплексында футбол командалары арасында ярыш оештырды. Чарада сигез команда катнаша, аларда 100дән артык уенчысы катнашты. Футбол-Рушатның яраткан спорт төре. Җиңүчеләргә Рушат үзе грамоталар һәм медальләр тапшырды. Рушатка зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе ялга ул үз зонасыннан җиңү белән кайтсын! Без сине көтәбез, Рушат!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International