2023 елның 29 апрелендә Сосна авыл җирлеге территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 300дән артык имән һәм чыршы утыртылды. Акциядә «Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары һәм укытучылары, «Сосна балалар бакчасы» МБДОУ хезмәткәрләре, Сосна мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре, «Сосна» ҖЧҖ хезмәткәрләре, фельдшерлык пункты хезмәткәрләре, шулай ук Түбән Сосна авылы халкы катнашты.