ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
1 октябрь көнне "Кызыл юл" кумәк хуҗалыгының Нөнәгәр ашханәсендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан корбан ашы үтекәрелде. Нөнәгәр һәм Комзавод авылы узешчәннәре бик матур ял кичәсе оештырдылар.
Чапшар авылында өлкәннәр көне уңаеннан кичә зур бәйрәм булды, авылыбыз мәчетендә авылыбыз өлкәннәрен хөрмәтләп авыл мәдәният йорты, мәктәп һәм ясле-бакча комплексы коллективы, Тимирязев исемендәге оешма һәм киң күңелле авылдашлар ярдәме белән Корбан ашы мәҗлесе үтте!
Борбаш һәм Борбаш-Сәрдегәне авыллары мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар бакчасы коллективы ярдәме белән, өлкәннәр көненә багышланган чара уздырды
Өлкәннәр көне уңаеннан, 30нчы сентябрь көнне, Сосна мәдәният йортында, "Гомер көзенә кергәндә..." дип исемләнгән концерт булды. Шулай ук мәдәният йорты фойесында, Корбан ашы да булып узды.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Паспорт алу – һәрбер яшьүсмер өчен бик тә мөһим һәм тантаналы вакыйга. Бүген 2015 елның 28 нче сентябрь көнендә Рәсәй гимны астында Балтач районының  яшьүсмерләренә паспортлар тапшырылды. Миграция хезмәтчелеге инспекторы Мингазова Ф.Ф. кулыннан яшь гражданнарыбызга “кызыл китапчыклар” – паспортлар тапшырылды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Балтач районы ветераннар Советы рәисе Абдуллин Р.Р. да үзенең  матур теләкләрен җиткерде, киләчәгебез үсеп килүче буын – яшьләр кулында икәнлеген,  яшьләрнең укымышлы,  белемле кеше һәм акыллы белгеч булуларыннан тыш, Ватаныбызның чын патриотлары булырга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Бәйрәм ахырында күмәк фотографияләр ясалды.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның 23нче сентябрьдән 25нә кадәр Мари Эл Реуспубликасы Йошкар -Ола шәһәрендә Бөтенроссия татар фольклор фестивале "Түгәрәк уен" булып узды. "Орчык " гөслә ансамбле II дәрәҗә лауреатына лаек булды.

Быел районда 4899 гектарда кукуруз силос өчен үстерелде. Аны бары бер «Кама» хуҗалыгында гына чәчмәделәр.

Терлекләргә башка төрле азык ашатып та алардан мул продукция алалар икән, кукуруз үстерү мәҗбүри түгел билгеле. Калган 19 хуҗалыкның 11ендә кукуруз силослый башладылар. Монда Тимирязев исемендәге хуҗалык механизаторлары үрнәк күрсәтә. 361 гектарлы басуның 135 гектарында кукурузны җыеп алып, 6000 тонна силос салганнар инде.

 «Татарстан», «Игенче», «Якты юл», «Кызыл юл» хуҗалыкларында да салынган силос 3000 тонна чамасы тәшкил итә. «Яңа тормыш», «Активист», «Сорнай», «Труд» хуҗалыклары механизаторлары да көннәр матур торганда пычракка әвәләмичә, чиста хәлдә салып калырга ашыгалар.

Ә калган 8 хуҗалыкта ашыгырга уйламыйлар әле. Ниндидер могҗиза көтмичә, кукурузны вакытында силосларга кирәк, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга

25нче августтан 23нче сентябрьга  кадәр Балтач районы мәктәп  китапханәләре арасында “Иң яшхы  мәктәп китапханәсе – 2015” бәйгесе булып узды. Әлеге республикакүләм бәйгенең район этабында Балтач урта мәктәбе китапханәсе иң яхшылардан дип табылды һәм 1нче урынга чыкты.

2нче урынга – Балтач  гимназиясе (китапханәче – Ибрагимова  Асия) һәм Салавыч күппрофильле лицее (китапханәче - Хөрмәтуллина Рамилә), 3нче урынга Борбаш (китапханәче – Хайруллина Венера) һәм Карадуган урта мәктәпләре (китапханәче –Галимҗанова Әминә) лаек булды.

Конкурсның республика  этабының беренче туры 5нче октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызына әлеге сынауда зур уңышлар телибез.


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
22 нче сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының  "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте рәисе Кәдрия Рәис кызы Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда булды. 

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
17 сентябрь конне Куныр авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды. Авыл җирлеге башлыгы итеп Асхадуллин Зиннур Нурлыҗанович һәм район Советына вәкил итеп Хакимов Раиф Габдуллович сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International