ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Чепья авыл китапханәсендә якташыбыз, тынгысыз каләм иясе Фәридә апа Шакирова белән очрашу үтте.Очрашуга мәктәп укучылары, шигырь яратучы өлкәннәребез һәм "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр дә чакырылды. Фикер алышу, тәкъдимнәр, сораулар  белән үрелеп барган бу чара күпләребезнең күңелләрендә озак сакланыр.

Урамда салкын кыш булуга карамастан авыл хуҗалыгы оешмаларында бүгенге көндә 144 ләп эшче авыл хуҗалыгы машина һәм тракторларын ремонтлау белән мәшгуль. Аеруча, тимерчелек цехындагыларга ашыгырга туры килә. Чөнки барлык авыл хуҗалыгы машиналары да алар кулы аша уза бит.

Биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән тырмалар ремонты – 90, чәчкечләр һәм культиваторлар 71-81% ремонтланган. Тракторларны исә 10 мартка ремонтлап бетерү планлаштырыла.


Район буенча исә чәчү агрегатлары, культиваторлар, җир эшкәртү һәм урып-җыю техникасын кыр эшләренә әзерләүне 1 апрельгә кадәр төгәлләүне бурыч итеп куялар, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Бу сүзләрне «Смәел» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе дә, аныӊ белгечләре дә бер-ничә кат кабатладылар. Дөрестән дә, үзгәрүне бүген тормыш үзе таләп итә,заман шуны сорый.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасыныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мегаферма белән танышканда: «Смәелдә зур комплекс төзиләр, дип әйткәннәр иде, әмма ышанасым килмәде. Ә чынбарлыкта нинди күләмле төзелеш башкарылган», дип үзенеӊ гаҗәпләнүен һәм канәгать булуын белдерде.


Ниләр генә уйлап, нинди йөрәк белән тотындылар икән дигән сорау еш башка килде зур промышленность цехлары кебек тутыкмый торган тимер файдаланып, металл конструкцияләрдән төзелгән корылмалар эчендә йөргәндә. Хәер, сокланып, баш селкеп йөрүчеләр без генә түгел монда. 2016 елга чыккач, узган чорныӊ терлекчелектәге нәтиҗәләрен ясаганда да күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре нәкъ шушында килеп, үз күзләре белән масштаблы төзелешне күреп, үзләренә «өй эше» алып киттеләр.

 

Илһам Шакиров белән хуҗалыкныӊ икътисади хәле турында гәп корабыз, икебезнеӊ дә кулда район хуҗалыкларыныӊ ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр.– «Смәел»неӊ авылхуҗалыгы максатларында файдалануда булган җирләре – 2520 гектар. Районныӊ шушы юнәлештәге җирләренеӊ 3,4 процентын тәшкил итеп, гомуми район буенча җитештерелә торган продукциянеӊ 5,1 процентын бирәбез. Хуҗалыкка кергән керем 2014 елда 79 млн.952 меӊ сум булса, узган елны 99 млн. 440 меӊ сум керем алдык. Үсеш 124 процент булды. Бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 3946 сумны тәшкил итә.«Татарстан» хуҗалыгыннан соӊ районда икенче күрсәткеч. Сөт җитештерүне дә арттыра алдык.1 центнер сөт җитештерү өчен киткән чыгымнар район буенча бездә иӊ азы, 1095 сум, рентабельлек 62,6 процент, ә менә «Кама» хуҗалыгында сөт тармагыныӊ рентабельлеге тагын да югарырак, 68,9 процент.

 

100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 5401 сумлык продукция җитештергәнбез, үсеш 10 процент. «Татарстан»да бу күрсәткеч 7347 сум, үсешләре дә 15 процент. Район буенча 2015 елда басып торган бер сыер 83меӊ 314 сум керем бирсә, без дә ул бары 78 меӊ 231 сум булды. Шул уквакытта «Кызыл юл»да, «Татарстан»да 1 сыер 98 меӊ 500 сум, «Яӊа тормыш»та 102 меӊ 764сум акча китерә.

 

Уйландыра торган саннар бит. Алга таба хуҗалык итүне шушы юнәлеш белән алып барсак, без икътисади күрсәткечне арттыра алмаячакбыз, үзгәрмичәбулмый, – дип тәмамлады җитәкче үзенеӊ сүзен. Хуҗалыкныӊ кайсы гына белгече белән сөйләшсәк тә, бу зур төзелешнеӊ кирәклегенә эчке инану белән ышанганнар. Бичарадан ни чара дип тотындык бу төзелешкә, диләр алар.

 

2010 елдан элеккеге терлек торакларына зур үзгәрешләр кертә башлаганнар, беренче елны бу эшләренеӊ күләме 10 млн. сумнан артып киткән. Һәр сыер фермасына заманча «Делаваль» саву җиһазлары, суыту танкерлары урнаштыру, азык таратуны механикалаштыру өчен азык салу урыннарын ватып, үзгәртеп эшләүләр – барысын да башкарып караганнар, нәтиҗәсе генә канәгатьләндермәгән.

 

2003 елдан бирле хуҗалыкныӊ баш зоотехнигы булып эшләүче Азат Нәбиевны да уйга салган бу хәл. Шул вакытта рәис һәр тармак белгеченеӊ хуҗалыкныӊ күрсәткечләре югары, җитештерү файдалы булсын өчен ни уйлаулары белән кызыксына, Азат та үз хыяллары белән уртаклаша. Җитәкче башында туган уй-фикерләр кәгазь битләренә күчкәнче дә берничә тапкыр идарә утырышында уртага салып фикерләшкәннәр, соӊыннан «Төзергә!», дигән нәтиҗәгә килгәннәр.


«Ала торган кредитныӊ төп өлешен документлаштырып бетерә алмадык, телевизордан Мәскәүдән РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина банк ставкаларыныӊ кисәк күтәрелүе турында чыгыш ясады. Безнеӊ бөтен җиһазлар чит ил валютасы курсына бәйле бит. Иртән килсәк, Илһам Мансуровичныӊ кәефе бөтенләй юк, төне буе нәрсә уйлап чыккандыр, анысын чамаладык кына. Җыелыштык, шунда рәис ныклык белән: – Кредитны алабыз! – диде.

 

Шул вакытта ул тәвәкәллек күрсәтмәсә, хәзерге вакытта бу корылма булмас иде», ди хуҗалыкныӊ баш икъдисатчысы Розалия Фазылҗанова. Баш белгеч белән сыерлар өчен яӊа торакка күчү авырлыкларын да сөйләшеп алдык. «1100 баш савым сыеры элеккеге биналарда булса, аларны тәрбияләү өчен 22 сыер савучы кирәк булыр иде, менә беренче күчкән 412 баш савым сыерына 4 кеше Пиляева Екатерина, Хрисанова Таисия, Байманова Елена һәм Тарасова Людмила хезмәт күрсәтә. Барлык механизмнарны көйләп, җайга эшләвен тәэмин итүче кеше – оператор Фазылҗанов Фәнис, аныӊ күзгә күренми торган эшеннән күп нәрсә тора. Азык кертүче тракторчы уӊган егетләребез Рафил Әхәтов, Иван Хрисанов, Равил Шәяхтәмов, Ирек Хәкимҗановлар һәр көнне эштә, хәрәкәттә.

 

Сездә, журналистларда, Смәелдә терлекчеләргә эш бетә икән, дигән фикер калмасын, савым сыерларын туплап, фермаларыбызны терлек белән тутырсак бар кешегә дә эш урыныбыз җитә», дип йомгаклады ул сүзен.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
28 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә авыл һәм район тарихы буенча хезмәтләр язучылар катнашында җыелыш узды. Җыелышта район краеведлар берләшмәсе оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Гарифҗан Мөхәммәтшин сайланды. Шулай ук җыелышта февраль аенда узачак төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенына Г.Мөхәммәтшин, Р.Зарипов, М.Мөхәммәтҗановлар делегат итеп сайландылар. Фаил Ибраһимов Түбән Кенә, Югары Кенә авыллары тарихыннан сәхифәләр тупланган "Кенә суы агадыр" китабын үзәк китапханәгә бүләк итте.

Сөт – терлекчелек тармагыныӊ мөһим юнәлеше. Юкка гына сөт ул акча димиләр. Моны яхшы аӊлаган хуҗалыклар сөтне сатып алу бәһәсе кыйммәт вакытта күбрәк сатарга тырышалар.

Бүгенге көндә «Татарстан» хужалыгы бу исемлектәге беренче урынын кире кайтарды – 12 825 кг. сөт сата, «Дуслык» – 12 490, «Кызыл юл» – 11 814, «Игенче» – 10 430, Тимирязев исемендәге хуҗалык 10 230 кг. сөт саталар. Район буенча сатылган сөтнеӊ күләме 158 417 кг. Узган елныӊ шул чоры белән чагыштырып каоаганда бу 10 тонна 470 кг.га күбрәк.

Грипптан һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, 2016 елның 26 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Закирова Резеда Нуретдин кызы белән очрашу булып узды.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

22 январь көнне Норма җирлегендә уздырылган Яшьләр форумында Кили, Пүскән авылы егет-кызлары да катнаштылар, фикер алыштылар.

23 гыйнвар көнне Зыятдиновларның төп йортында Бакый Шәймулла улы Зыятдиновны искә алу кичәсе үткәрелде. Соңыннан барлык туганнар Карадуган музеенда Бакый Шәймулла улына багышланган экспозиция белән таныштылар.

Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Алар үткәрелгән кичәләребезгә дә бик теләп йөриләр, яңа кайткан китаплар белән дә вакытында танышып баралар. Ә инде китапханәгә йөри алмаган өлкәннәребезнең өйләренә барып, газета-журналлар һәм китаплар белән таныштырып кайтабыз. Гарифуллина Фәнирә һәм Галимзянова Әминә апа китапханәченең килүен көтеп алалар.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән  җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.

Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге  һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләрдә, эре инвесторларның җирләре дә бар. Нәтиҗәдә җир ташландык хәлдә – чүп үләннәре, агач-куаклар басып киткән.


Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Аңа түбәндәге билгеләр керә:


– сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар,куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;


– печән чабылдыкларында печәннәр чабылмый;


– культуралы печән чабылдыкларында печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били;


– көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.


Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып,  Татарстанның “Россельхознадзор” идарәсенә республикада  мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса  административ җаваплылык каралган.

 

2014 елдан бу төр хокук бозуларга  караган эшләргә штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып  исәпләнелә:


– гражданнарга  штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты  (әмма  3 мең сумнан да ким түгел);


– вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел);


– оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200  мең сумнан да ким түгел).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International