Без кечкенә чакта сарыклар көтүгә йөри иде, шуңа да аларны хәзер арканда килеш күрү сәер тоела.
Сарык көтүләре бетте шул хәзер, сыер көтүләре дә урыны белән генә чыга. Авылда бер хуҗалык сарык, икенчесе сыер өчен көтүгә чыгар иде, кешене аралаштыруга, дуслаштыруга да бер сәбәп иде. Авыл кешесе шул рәвешчә дә аралашып яшәде. Заман барысын да үзгәртте, файдасы юк дип сарыгын да бетертте, азык күп кирәк дип сыер башын да киметтерде. Ә шулай да сарык асрап, корбанга дип тере килеш сатып, итеннән шашлык ясап сатуга куючылар, йонын эрләп, оекбашлар бәйләп сәүдә итүчеләр юк түгел.
26 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Васильевна Воропаева “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә – район мәдәният үзәгендә халыкны кабул итә.
22 май көнне ил күләмендә, шул исәптән район җирлегендә дә праймериз – җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү булды. Праймериз район җирлегендә җиде участокта: Балтач, Карадуган, Норма, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшеңәр, Салавыч авыл җирлекләрендә үтте. Иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү дәвам итте. Праймеризда сайлау хокукына ия булган райондашларның 20%ы үз тавышын бирде. Участоклардан алынган нәтиҗәләр буенча, хокук бозу очраклары күзәтелмәде, тыныч шартларда үтте.
20 май көнне “Музейлар төне” акциясе кысаларында Себер тракты тарихы музеенда өлкәннәрне җыеп кичке уен оештырылды. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, элеккеге җырлар җырланды.
Чепья авылы балалар китапханәсе быел яңа ачылган "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дә еш чаралар үткәреп тора. Китапханә белән танышу-экскурсияләр, китап-журнал ясалу серләре белән таныштыра, үзләрендә кычкырып китап укулар оештыра. Соңгы кычкырып китап уку Бөек Җиңүгә багышланган иде. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларга кече яшьтәге балалар өчен язылган әдәбиятка күзәтүдән соң С.Воробьевның "Жила-была девочка" хикәясе укылды. Соңыннан балалар белән хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде.
Чисталык 2 айлыгы кысаларында Көек китапханәсе территориясендә зур эшләр башкарылып килә. Авыл яшьләре белән берлектә өмә оештырып тирә-юньне тәртипкә китерсәк, шушы көннәрдә веранда һәм тәрәз рамнарын буяу эшенә керештек. Китапханә яктырып китте, бу тарафтан, әле эшләребез дәвам итә!!!
18 май- музейлар көнендә Карадуган Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее хезмәткәрләре Саба районы музейларында булып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
17 май көнне район мәдәният үзәгендә Марсель Мәхмүтов җитәкчелегендәге Казан театр училищесы студентларыннан “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән хәйрия концерты тәкъдим ителде. Булачак яшь артистлар чит ил, рус һәм татар эстрадасындагы танылган артистларга пародияләр күрсәттеләр.
Районыбызда чистарту, төзекләндерү айлыгы дәвам итә.Без, Чепья авыл китапханәчеләре дә бу айлыкка үз көчебездән килгәнчә катнашабыз. Әйләнә-тирәне чистату тоту, китапханәгә керү юлын, бакча рәшәткәләрен буяу, бакчабызга чәчәкләр утырту эшләрен башкардык.
Чепья авыл китапханәсендә эшләп килүче "Хәтер сагындагы ядькәрләр" дип исемләнгән музей почмагы һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларыбыз өйләрендә сакланган гаилә истәлекләрен китапханәбез музеена бүләк итеп тапшыралар. Күмер үтүге, камыр кисмәге, бәбәй бишеге, кистән, каба, чыгыр... Болары соңгы вакытта китап укучыларыбыз тарафыннан бүләк ителгән. Музейлар көне уңаеннан олы яшьтәге укучыбыз Шәйхетдинова Рузия апа да безгә үзенең кадерләп саклаган шәлъяулыгын һәм тукылган идән җәймәсен тапшырды. Яшь буын укучыларыбыз өчен тәрбияви мәгънәгә ия булган бу ядькәрләрне эшебездә файдаланып торабыз.