ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Балтач муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә яңа уку елына ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде.

Җәй башында ук “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе башланып китте. Мәгариф идрәсе тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә “Наз” үзәге белгечләре 200 ләп гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшереп чыктылар. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде.

13 август көнне район башкарма комитетының утырышлар залында үткән иртәнге киңәшмә гаятьтә үзенчәлекле булды. Атналык эшләргә күзәтү ясалганнан соң районыбызның мактаулы төзүчеләрен һәм спортчыларын тәбрикләү мизгелләре булды. Әлеге тантаналы чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган спортчысы, тренер Ирек Зиннуров та катнашты. Ул үзенең котлауларын ирештерде.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе
Норма мәдәният йорты "Яшьләр онлайн"төркемен янәдән үзенә җыйды. Әлеге җыелуда алар 5 август көнне булып узган пожар турында сөйлэшеп, шушы хуҗалыкка ярдәм итү турында планнар кордылар һәм шул планнарны чынга ашырырга дип эшкә керештеләр.
12нче август көнне Татарстан җәмгыяте игенчеләренә Салавыч җирлеге мәдәният хезмәткәрләре агитбригада чыгышлары оештырды.

Чепья балалар китапханәсеннән  җәйге каникуллар чорында да китап укучылар өзелмәде. Авыл мәктәбе укучыларыннан  тыш республикабызның Казан, Яр чаллы кебек шәһәрләреннән, Яшел Үзән, Алабуга һ.б.  районнарыннан  кунакка кайтучылар, хәтта С-Петербург, Ульяновск кебек калалардан әби-бабайларында яңа уку елына кадәр көч-куәт җыярга кайткан балалар да бар. 

Нормабаш,Кили,Чапшар, авыл клублары узешчәннәре Тимирязев җәмгыяте иген-кырларында мул уңыш жыйган тырыш игенчелэребезне котлап ял концерты тәкъдим иттеләр.
11 август конне  Шода һәм Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре Якты юл җәмгыяте игенчеләренә ял концерты тәкъдим иттеләр

13
август, 2016 ел
шимбә

   Балтач җирлегендә яшәүче Калимуллина Нәкыя Калимулловнага 13 нче август  көнне 90 яшь тулды.


12
август, 2016 ел
җомга

Сезне Балтач муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән матур бәйрәм — Физкультурачылар көне белән котлыйм.

Балтач районы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган 30га якын программада уңышлы катнашып, районыбызның үсешенә, җирле халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешеп килә. Соңгы берничә елда башкарылган төзелешләр райондашларыбызның күз уңында. Күп кенә авылларда төзелеш эшләре барды һәм әле дә дәвам итә. Кайсы гына тармак булмасын, яңа объектлар сафка баса.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International