ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

27 октябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның Татарстан Республикасы буенча ярдәмчесе Раил Рафаиль улы Шәмсетдинов «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә ( Балтач бистәсе, үзәк китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) сәгать 10.00 – 11.30 жәмәгатьчелекне кабул итә.

21 октябрь көнне Карадуган авыл китапханәсендә Бакый Зыятдинов

исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән

“Тапкырлар һәм зирәкләр “ бәйгесе үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп , төрле сорауларга , җавап таптылар биремнәргә, уеннарда

катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар. Очколарны күп

туплап, “Зирәкләр” командасы җиңүче исеменә лаек булды.

 

Карадуган авыл китапханәсендә Б. Зыятдинов исемендәге гимназиянең 1-2 сыйныф укучылары белән

 Хәтер көненә багышланган “ Үз тарихыңны яхшы бел” исеме белән

әңгәмә уздырылды. “ Уйлар илтә үткәнгә...” дигән исемдә китап

күргәзмәсе төзелеп, китапларга обзор ясалды, Ркаил Зәйдулланың

“Таҗы Татар” китабыннан өзекләр кычкырып укылды.

 


22
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 21 октябрьдә “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

21 нче октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе фонды мәктәпкәчә  яшьтәге, мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре   өчен  татар һәм рус телләрендәгекитаплар белән баетылды. Сабыйлар өчен төрле исемдәге әкият, шигырь китаплары укып шатланса, мәктәп балалары һәм өлкәннәр башкалабыз Казанга, аның шәхесләренә багышланган китаплардан күп мәгълүмат табачак.

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Сезне китапханәбез залларында көтеп калабыз.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче кем ул?

 

Яңгул китапханәчеләре       көнне башлангыч класс укучылары белән очрашу кичәсе үткәрделәр.Укучыларга китапханәче һөнәре турында сөйләп,китапханә һәм аның фонды турында сөйләнелде,яңа китапларга обзор үткәрелде.Укучыларда бу кичәдән соң китапханәгә өйрү тагында җанланды.

14 нче октябрь көнне “Әкият” курчак театрында Республика балалар китапханәсе оештырган «В сказке вера в дружбу и мир живет» исемле бәйге- фестиваленең тантаналы йомгаклау чарасы узды. Субаш авыл китапханәсенең китап укучы Гатиатуллин Фәнил белән Эльвира гаиләсе бу тантаналы чарада катнашып “Диплом Лауреата республиканского конкурса читающих семей «В сказке вера в дружбу и мир живет»” исемле Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булдылар. Чара тәмамланганнан соң Казаныбызның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.

19 октябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 6А сыйныф укучылары Гарифуллина Нурия Котдусовна җитәкчелегендә   Балтач үзәк балалар китапханәсендә  кунакта булдылар. Укучылар китапханәбезнең төрле бүлекләренә сәяхәт кылганнан соң, китапханәнең уку залында библиографик дәрестә катнаштылар. Дәрестә китапханәче китап укучыларыбызны энциклопедияләр, сүзлекләр, газет, журналлар  белән таныштырды, районыбыздагы, Татарстандагы, Россиядәге китапханәләр турында кинофильм карадылар, библиографик уенда катнаштылар.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Улисьял авылында сабантуй бэйрэме булат торган болынга 120 топ агач утыртылды

Районда шахмат сезоны ачылу уңаеннан, 22 октябрь - шимбә көнне Чепья урта мәктәбе базасында Таһир Кадыймов истәлегенә һәм Чепья торак-куммуналь хуҗалык оешмасы призына укучылар һәм зурлар арасында шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9.00да башлана. Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International