4 май көнне Бөрбаш китапханә филиалында 5 сыйныф укучылары белән Э. Еникинең "Бала" әсәре буенча кычкырып укулар үтте.
Апрель ахырында Пыжмара авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан җибәрелгән, 9 май бүләкләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләренә өләшенде. Бүләкләүдә Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Заляев Рафил Хәлип улы, ветераннар советы башлыгы Абдуллин Фарук Абдулла улы, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективы һәм укучылары катнашты.
Районда иң беренчеләрдән булып, "Дуслык", "Активист" хуҗалыклары чәчүгә кереште. Әлеге ике хуҗалык 30 апрельдә үк бөртекләрне җир куенына иңдерә башлады.
Ә 2 май көнне районыбыз басуларының күпчелегендә язгы чәчү эшләре тулы куәтенә башланып китте.
Ә менә бүген - 4 май көнне "Смәел" белән "Сосна" җәмгыятьләре дә кушылды. Әлегә бары тик техникалар тырмалау эшләрендә булу һәм туфракның тулысынча өлгереп җитмәвен сәбәп итеп, "Арбор" һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда гына тоткарлык күзәтелә.
Район буенча алып карасак, бүгенге көндә 3170 гектар мәйданда чүчү эшләре башкарылган. Төрле культуралар игәләр, мәсәлән, "Таатрстан" хуҗалыгы беренчеләрдән булып, 3 май көнне кукуруз чәчүгә алынды.
Әлеге эшләр белән беррәттән туңга сөрелгән басуларны, уҗым һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эшләре дә башкарыла. Игенче-механизаторларыбызга хәерле эш көннәре телибез.
3 май көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының
ундүртенче утырышы булып узды.
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2016-нчы елдагы эшчәнлеге турында отчеты.
Беренче көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакировка бирелде.
Балтач үзәк балалар китапханәсендә 3 май көнне балаларның яраткан язучысы Г. Тукайның искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә балалар язучының яңа басылган китапларыннан торган күргәзмә белән таныштылар, әңгәмә алып бардылар.Кичә Балтач урта мәктәбенең 2Б сыйныфы укучылары әзерләгән “Тукай абый әкиятләрен без яратып укыйбыз” дигән тамаша белән тәмамланды. Әдипнең әкиятләреннән торган бай эчтәлекле спектакльне барлык укучылар яратып карадылар.
2017 елнын 3 май көнендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече белән берлектә ДЦ “Волонтер” активистлары “Георгий тасмасы” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Балтач муниципаль районында табигатьне саклау акциясе "Урман утырту көне" узды. Бу акциядә"Наз"үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә реабилитантлар дә актив катнашты.
Районыбызда Тукай көне — шигърият бәйрәме гөрли.
Әлеге чарага башкалабыздан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары: Мәдинә Маликова, Харис Салихов, Розалина Шаһиева һәм башка иҗат әһелләре килде. Районыбыз җирлегенә аяк баскач аларны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды. Җитәкчеләребез белән язучылар әлеге мөһим дата турында фикер алыштылар, Тукай көннәренең әһәмияте, үсеп килүче буынга үрнәк булуы турында әңгәмә кордылар. Кунаклар районыбызга хөрмәт белдереп, рәхмәтләрен ирештерделәр.
Иртәнге сәгать сигездән төшке ял вакытына кадәр арада "Сабантуй" паркына яңа сулыш өрелде, биредә актив рәвештә өмә оештырылды.
Районыбыз үзәгендәге барлык хезмәт коллективлары да күмәкләшеп, үзләренә бүлеп бирелгән мәйданны ялт иттерделәр.
Район Советы, район башкарма комитеты өмәдә катнашкан барлык хезмәт коллективларына һәм дә чүпләрне түгүдә транспорт хезмәте күрсәткән шоферларга зур рәхмәтен белдерә. Бергәләшеп җыештырган паркта киләчәктә райондашларыбыз белән бергә булып, бердәм булып, спорт һәм бәйрәм чараларында да актив катнашырга насыйп булсын.
Әлеге утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Комиссия утырышында катнашучы комиссия әгъзалары, район башкарма комитетының бүлек башлыклары; җирле үзидарә башлыклары; оешма, учреждение җитәкчеләре; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы директорлары игътибарына язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Ватан сугышының 72 еллык - Җиңү көне уңаеннан бәйрәм уздыру чаралары, шул ук вакытта террорчылык актларын кисәтү һәм җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында чыгышлар ясалды.