Өченче чакырылыш Балтач район Советының ундүртенче утырышы булып узды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

3 май көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының 
ундүртенче утырышы булып узды. 

Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 
1.Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2016-нчы елдагы эшчәнлеге турында отчеты. 
Беренче көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакировка бирелде. 

2. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлешен раслау турында (икенче укылыш). 


Икенче көн тәртибе буенча район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов һәм район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов чыгышлар ясады. 
3. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга һәм 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында. 
4. Балтач муниципаль районының 2017-нче елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында. 
Әлеге көн тәртипләре буенча сүз кабаттан район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. 

5. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2016-нчы елгы эш нәтиҗәләре турында. 
Бу көн тәртибе буенча сүз район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады. 

6. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында Балтач муниципаль районында үткәреләчәк чаралар турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары Шамил Фәһим улы Борһановка сүз бирелде. 

7. 2016-нчы елда кабул ителгән Балтач район Советы карарларының үтәлеше турында район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгышы тыңланды. 

8. Күренекле шәхесләр, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар турында хәтерне мәңгеләштерү максатыннан муниципаль предприятие, учреждение (оешмаларга) исем бирү яки аларның исемнәрен үзгәртү тәртибе турында район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафинга сүз бирелде. 
 фотолар: https://vk.com/album-122979932_243646943

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International