11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм алкоголь проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шубан авыл китапханәсе авыл халкы өчен информацион күргәзмә ясап куйды. Шул уңайдан листовка һәм буклетлар таратылды.
8 нче сентябрь көнне Алан авыл китапханәсендә "Аек акыл белән карыйк дөньяга" дигән тема астында лекция уздырылды. Чарада эчке эшләр хезмәткәре Ахмадиев Газинур катнашты.
11 Сентябрь-Халыкара “аеклык” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан,Көек авылында китапханәче тарафыннан, “Аек башта-аек акыл” исеме астында акция игълан ителде. Биредә, авылыбыз шоферлары да , яшьләребез дә бик теләп катнашты. Аларга “Алкоголь-ул агу» дигән күрсәткечләр һәм алкогольнең кеше организмы өчен булган зыяны турында тупланган брошюркалар тапшырылды.
11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне.Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату,яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Борнак авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Аеклык-сәламәт яшәү рәвеше”исемле әңгәмә яшьләр белән үткәрелде. “Аек булу-яшәү мәгънәсе” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.
Смәел авыл китапханәсе Экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында урта мәктәп укучылары өчен "Без иминлек телибез" исеме астында чаралар уздырды.Башлангыч сыйныф укучылары өчен әңгәмә уздырылды,экстремизм хакында видеороликлар күрсәтелде.10нчы сыйныф укучыларына китапханә тарафыннан эзерләнгән буклетлар таратылды.
Смәел авыл китапханәсе тарафыннан "Бөтенроссия аеклык көне" уңаеннан "Аек тормыш"исеме астында плакат эшлэнде.Авыл халкы аек тормыш алып баруның уңай якларын билгеләп үттеләр.
11 сентябрь көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе Куныр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән "Аек акыл - зур бәхет" дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучыларга спиртлы эчемлекләрнең зыяны, бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләнелде.
11 нче сентябрь көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең 7, 8, 9 нчы сыйныфлары өчен Шеңшеңәр авыл китапханәчесе “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим ителде. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы фразалары искә төшерелде. Укучылар бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дип таралыштылар.
11 нче сентябрь көнне Кили авыл китапханәсе тарафыннан 4-8 нче сыйныф укучылары өчен "Кешелеккә каршы явызлык" исемле әңгәмә үткәрелде.