ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Салымнарны түләү һәм районда бурычлары булган гражданнарны барлау максатыннан, 20 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә 18 авыл җирлеге башлыгы катнашында киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Нургалиевна Вәлиева, район суд приставлары вәкиле Филсинә Әшрәфҗанова, район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов та катнашты. 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Саба районының янгынга каршы хезмәт күрсәтү отряды инженеры Латипова Г.Р. hәм Чепья авылы аерым посты җитәкчесе Минhаҗев Р.М. белән очрашты.

 

20 сентябрь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе китапханә каршындагы  паркта яңа китаплар һәм журналлардан төзелгән «Яңа китап – яңа дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

 

 

Венгриянең Будапешт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелеге Балтачыбызны янә нык беләклеләре белән танытты.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында, «Наз» үзәге белгече Наталья Закирова Нөнәгәр мәктәбе базасында тематик дәрес уздырды.

Чепья  балалар китапханәчесе урта мәктәпнең  башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге"  проекты  ачылу тантанасын оештырды. Чарада урта мәктәп директоры Нурмиев С.Т.,  авыл музее хезмәткәре Бариева С.М., мәдәният йорты директоры Әүхәдиев Р.Ф. катнашты.Чыгыш ясаган һәркем  балаларны  һәряктан культуралы булырга чакырды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Балтачта 16-17 сентябрь көннәрендә узган "Милләтләр кроссы"нда барлыгы 5228 кеше катнашты. 134 җитәкченең катнашуы да мактауга лаек. Балтачлылар 2017 метрга йөгерде. 

15 сентябрь көнне Карадуган гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни белем бирү проекты кысаларында Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музейларында музей дәресе үткәрелде.  

15 сентябрьдә   Кенәбаш башлангыч мәктәбендә  укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлекне ничек кулланырга икәнлеге аңлатылды. Аннары китапханәнең  “Үткәнен белмәгәннең –киләчәге юк”   дип исемләнгән  музей почмагына  экскурсия оештырылды


17
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

15 сентябрь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөрбаш урта мәктәбендә "Бәхетле балачак" исемле мәдәни дәрес үткәреп, 39 укучыга мәдәни көндәлек тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International