ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

6 март көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә китап укучы хатын-кызларыбыз өчен “Ягымлы, назлы чәчкәләр, Гөлләрдер хатын-кызлар!” дип исемләнгән тематик кичә үтте.  Нәфис сүз осталарының район бәйгесе җиңүчеләре булган Азат Герасимов, Наил Гәрәев чыгышлары кичәбезне бизәде. Район кино оешмасы тәкъдим иткән “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән нәфис фильм да тамашачылар күңеленә хуш килде.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Смәел авыл китапханәсе илебез тарихында зур урын алып торган Сталинград җиңүенең 75 еллыгы уңаеннан укучылар өчен "Баш имәс Сталинград- китап битләрендә"дип исемләнгән чара уздырды.Укучылар Сталинград шәһәрен азат итүдә катнашкан фронтовик әдипләрнең әлеге сугыш хакында язылган китаплары белән таныштылар.

7 март көнне Балтачта “2017нче хезмәт елы нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең алдынгылар җыены” уздырыла һәм район халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү максатыннан ярминкә оештырыла. 
Игътибар!!! Ярминкә үткәрелү сәбәпле, Ленин урамының “Батырлар аллеясы”нан алып «Гиппократ» даруханәсенә кадәрге өлеше иртәнге сәгать 6.00дан алып, көндезге 12.00гә кадәр ябылып торачак. Шушы вакыт эчендә Нариман урамында транспорт агымы ике яклы хәрәкәт итәчәк. 

5 март көнне Арбор авылы мәдәният йортында халык җыены булды. Әлеге җыенда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты һәм үз чыгышында районның икътисади торышына бәя бирде, Федераль һәм республика программаларының үтәлеше белән таныштырды. Алда торган Россия Президенты сайлауларында халыкны актив рәвештә тавыш бирергә чакырды. Шулай ук Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев чыгыш ясады. Халык сорауларына җавап бирделәр. Җыен шушы авыл җирлеге үзешчәннәренең җыр-биюләре белән дәвам итте.​

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре жыенында райондашыбыз, эшмәкәр ханым Гөлсем Миңнебаева да катнашты һәм чыгыш ясады.

Татарстанда бер ел буе көн саен 200 тонна сөт җитештергән районнар премиягә лаек булачак. Бүген әлеге премиягә Әтнә, Балтач, Кукмара районнары дәгъва кыла.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

3 март көнне Борнак  авыл  китапханәсендә  оештырылган “Туган  як  тарихы” музеенда экспонатлар белән якыннан танышу максатыннан экскурсия үткәрелде.Музейдагы һәр экспонат тарихый яктан да,тәрвияви яктан да гаять әһәмиятле.Укучылар да ,яшьләр дә,зурлар да музейда кунак булдылар.Үткән тарихыбыз белән кызыксынучылар бик күп.Кешегә гомер бер генә бирелэ,ә тарих мәңгелек.

4 март - Халыкара телевидение көне! Шул уңайдан, Көек авылы китапханәсендә "Экран эченә сәяхәт" исеме астында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфлар өчен чара үткәрдек. Балалар белән үз тапшыруларыбызны булдырдык, "күчтәнәч" тапшыруыннан Йомшаккай да килде! Чара азагында экран эченә яраткан геройларын ясады балалар, "Бәләкәч һәм Карлсон" мультфильмнарын карады.

Балаларның гадәти ял көннәрен дә күңелле итеп үткәрергә тырышабыз. Шул уңайдан, 3 март көнне Көек авылы китапханәсендә нәни дусларым арасында Х.Халиков, Г.Тукай әсәрләрен кычкырып уку алымы белән "Күңелле ял - безгә файдага" исеме астында чара үткәрдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International