ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең электрон рәвештә дәүләт күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Вильдан Назыров күчемсез милек базарында профессиональ катнашучыларга укыту семинары үткәрде.

 Күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларында идарәнен суд практикасы белән бәйле сораулар аеруча зур кызыксыну уятты һәм күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктатып торуның һәм баш тартуның төп сәбәпләрен карадылар.

 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, 2018 нче елның 17 нче сентябрендә Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем Республикам” дип исемләнгән чара үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә чыгучы «Күчемсез милек хәбәрчесенең»  яңа номеры дөнья күрде. Бу чыгарылышны без Росреестрның 10 еллыгына багышладык һәм «сез сорадыгыз – без жавап бирдек» дигән форматта әзерләндек.

Укыгыз һәм яңалыклар белән хәбәрдар булырсыз!

18 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Урта Ушма торак пунктында плотина төзелеше дәвам итә. Алтын көз, табигать матурлыгы. Иң мөһиме-вак таш җәелгән юл! Аны халык ничек көтте!


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

16 октябрьдә кич белән,төнлә-17 октябрьдә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эшләячәк 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Буген Татарстан Республикасының Росреестр Идарәсендә «Росреестрның 10 еллыгы» күкрүә билгесе белән бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләү тантанасын Идарә җитәкчесе Азат Зяббаров үткәрде.

Хәзерге вакытта Росреестрга төрле вәкаләтләр бирелгән, шуларның берсе дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түнтәр авылында гомер итүче Мөхәммәтгалиева Бибимәглифә Мирзаян кызына 15 октябрь көнне 95 яшь тулды. 

Кече Лызи мәктәбен һәм КФУның журналистика факультетын тәмамлаган Харитонова Фаина Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясендә булды, матбугат үзәгендә эшләде. Фаина булган Команда Идел буе һәм Урал федераль округларының Russian Event Awards 2018 Вакыйгалы туризм өлкәсендә Милли премиянең төбәк конкурсында 1 урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International