95 яшьлек юбилей

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Түнтәр авылында гомер итүче Мөхәммәтгалиева Бибимәглифә Мирзаян кызына 15 октябрь көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Түнтәр авыл җирлеге башлыгы Юрий Михайлов, җаваплылыгы чикләнгән “Дуслык” җәмгыяте агрономы Рәфкат Шәрәфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, авыл җирлеге, соңгы эш урыны исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International