2018нче елның 19 ноябрендә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән радиотелецентрында планлы-профилактик эшлэр үткәреләчәк.
13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
2018 елнын 1 июленнән Россиядә электрон ипотека закладное әйләнешкә керә башлады. Татарстанда электрон закладнойлар әлегә кулланылмый, әмма банк һәм бурычка алучылар ягыннан кызыксыну бар. Электрон закладной шул кыйммәтле кагәзь, тик электрон төре. Аны рәсмиләштерү сизелерлек вакытны киметә, чират торасы юк, аны урлап һәм югалтып та булмый.
Бүген Балтач районы Борбаш авылында «Ярдәм» исемле малайлар өчен пансионат ачылды. Пансионатны ремонтлау өчен спонсорлык ярдәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан күрсәтелде. «Ярдәм» фонды Мәҗит Хаҗип улы Салиховның балаларны рухи яктан тәрбияләүгә керткән өлешен тантаналы рәвештә билгеләп үтте һәм истәлекле медаль тапшырды.
2018 елның 7 ноябрендә 14.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм сәркәтипләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең төп темалары 2018 елның 18 ноябрендә районның барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә 2019 елда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдумнар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре булды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе һәм секретаре Равил Вәгыйз улы Кәримов һәм Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.
9 ноябрь көнне район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» нәфис сүз осталары халыкара әдәби бәйгесенең беренче этабы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Балтач район Советының 2018 елның 1 ноябрендәге 148 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.
Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъвачылардан документлар кабул итү 2018 елның 10 ноябреннән 29 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: ТР, Балтач районы, Балтач ш.т. п., Ленин ур., 42 йорт, эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тел. 884368 2-51-37, эл.почта: Baltasi.Sovet@tatar.ru.
Конкурс 2018 елның 17 декабрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач ш.т. п., Ленин ур., 42 нче йорт адресы буенча уздырыла.
2018 елга антенна-фидер җайланмаларын план буенча ремонтлау эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән торак пунктында радиотелеүзәктә планлы ремонт-профилактика эшләре 2018 елның 19 ноябрендә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору белән башкарылачак.
Татарстан Росреестры «АиФ-Казан» редакциясендә туры эфир үткәрде. Нәрсә торгызырга була бакча җирләрендә һәм ни өчен яңа төзелеш турында җирле башкарма комитетын кисәтергә кирәк, бу һәм башка сорауларга физик затларныҗ дәүләт күчемсез милкен теркәү бүлеге башлыгы Энже Мухаметгалиева җавап бирде.
Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче 30 яшькә кадәрге яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.