Бүген Балтач районы Борбаш авылында «Ярдәм» исемле малайлар өчен пансионат ачылды. Пансионатны ремонтлау өчен спонсорлык ярдәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан күрсәтелде. «Ярдәм» фонды Мәҗит Хаҗип улы Салиховның балаларны рухи яктан тәрбияләүгә керткән өлешен тантаналы рәвештә билгеләп үтте һәм истәлекле медаль тапшырды.
Пансионат элек авыл мәктәбе булган бер катлы бинада урнашкан. Тәрбияләнүчеләрнең лаеклы яшәү шартларын тәэмин итү максаты белән бина ремонтланган һәм барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: уку сыйныфлары, медпункт, ашханә, яшәү бүлмәләре, спорт залы.
Пансионат үз ишекләрен уку елы башыннан ачты һәм бүгенге көндә анда 12 бала яши. Пансионат ачылуның төп максаты – балаларны рухи яктан тәрбияләү һәм киләчәктә аларны дини уку йортларында укыту. Пансионат Татарстан Республикасының күп балалы һәм аз керемле гаиләләреннән булган 30 балага исәпләнгән.
Көндезге вакытта балалар гомуми белем бирү мәктәбендә белем алачак, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөриячәк. Балалар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителәчәк, шул исәптән, гомуми белем бирүнең югары дәрәҗәсенә ирешү максатыннан репетиторларны яллау планлаштырыла. Кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану – барысы да бушлай.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова; мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев; Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин; «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов катнашты.