13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
Физик затлар милкенә салым түләү срогы җитеп килә һәм күп кенә гражданнар әлеге салымның объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен белә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Рәсимә Габдрәшит кызы Шакирова (84368)2-64-01 телефоны буенча җавап бирә.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.