ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 27 апрельдә, Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  “Казан” агросәнәгать паркында  узган  авыл  хуҗалыгы ярминкәсендә  булдылар.   

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең агымдагы темплары турында хәбәр итте.

     2019 елның 26 апрелендә Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәлаказалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан “Наз” үзәге белгечләре  21 райондашыбызга өйләренә барып азык-төлек пакеты тараттылар.

27 апрель көнне «Балтач " спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.  

2019 елның 26 нчы апрелендә Факел яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча буклетлар таратылды.

Марат Әхмәтов: бүгенге көнгә өстенлекле бурыч - кыска вакыт эчендә дым каплауны төгәлләү

2019 елның 26 нчы апрелендә Факел яшүсмерләр клубы балалар-спорт мәктәбендә яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярыш үткәрде.

2019 елның 27 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге Сосна  мәдәният йортында, Сосна авыл җирлеге яшьләре өчен яшьләр форумы үткәрде.

2019 елның 26 апрелендә МБУ "Хыял "яшьләр үзәге түгәрәккә йөрүчеләр арасында" бадминтон "буенча ярыш үткәрде. Анда 10 укучы катнашты.

Кече Лызи авыл җирлегендә сугышта катнашучыларның тол хатыннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар. Алар җирлек буенча- өч. Кызганычка каршы, сугышта катнашкан бер генә кеше дә юк инде. Авыл җирлеге башлыгы Мухин С. А. белән берлектә ветераннарга мәктәп укучылары да килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International