Факел яшүсмерләр клубы балалар-спорт мәктәбендә яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярыш үткәрде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 26 нчы апрелендә Факел яшүсмерләр клубы балалар-спорт мәктәбендә яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярыш үткәрде. Уенда 3 команда, кызлар һәм егетләр катнашты. Волейбол- командалы спорт төре һәм ярышларда катнашу нәтиҗәсе команда әгъзаларының күмәк тырышлыгыннан тора. Барлык волейболчылар да ярышлар өчен нык әзерләнгән һәм сыйфатлы уен күрсәттеләр. Һәр уен дулкынландыргыч булды, балалар көчле һәм төгәл биремнәрне кулланып, хаталар җибәрмәскә тырыштылар. Ярышлар әйләнмәле система буенча узды.
Ярыш катнашучыларга медальләр, хис-кичерешләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International