Волейбол буенча район беренчелеге

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

27 апрель көнне "Балтач " спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.  Беренчелектә 5 мәктәптән егетләр һәм кызлар катнашты(Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, китап мәктәбе, Яңгул урта мәктәбе, Борбаш урта мәктәбе )- барлыгы 67 спортчы.  Призлы урыннарны 2007-2008 елгы егетләр арасында яуладылар: 
1 урын - Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе 
2 урын – Янгул мәктәбе
3 урын - Балтач гимназиясе.

2007 - 2008 елгы кызлар арасында:
1 урын - Яңгул мәктәбе
2 урын –Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбе 
3 урын - Борбаш урта мәктәбе

Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International