ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

7 май кичендә, 2019 елның 8 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

8 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

"Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында "Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №10 районара инспекциясе физик затларның милкенә салым салуга кагылышлы документларны 2018 елдан теләсә кайсы салым органында тапшырырга мөмкин дип хәбәр итә.

          6 нчы май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап, Балтач гимназиясенең 3а сыйныфы укучылары белән  “Күңелләрдә Җиңү шатлыгы” дип аталган интеллектуаль викторина узды. Китапханәче китап укучыларны китап күргәзмәсендәге Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән таныштырды, бу сугыш турында мәгълүмат сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм соңыннан Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм һәм мультфильм карадылар.

2019 елның 6 маенда Балтачның «Наз» үзәге социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә «Волонтер» балалар үзәге активистлары «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Гадәттән тыш хәл режимын кертү турында Татарстан Республикасы Президенты боерыгы

2019 елның 3-4 нче маенда «Факел" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләре бокс буенча тренер Зәкиев Васил Ревалевич белән бергә Байлар Сабасында бокс ярышларында катнаштылар .

2019 елның 8 маенда Балтач шәһәр тибындагы поселогында 19.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велоузыш узачак. Җыелу урыны 18.00 сәгатьтә "Дан Аллеясы" Җиңү паркы каршында. Барлык катнашырга теләүчеләрне дә чакырабыз.

Татарстанда 6 майга сабан чәчүе 812,5 мең га башкарылган, бу фаразга карата 47% тәшкил итә. 

6 май кичендә, 2019 елның 7 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с кадәр (Казанда 18 м/с кадәр) җилнең кыска вакытлы көчәюе белән яшен көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International