“Күңелләрдә Җиңү шатлыгы” -интеллектуаль викторина

2019 елның 7 мае, сишәмбе

          6 нчы май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап, Балтач гимназиясенең 3а сыйныфы укучылары белән  “Күңелләрдә Җиңү шатлыгы” дип аталган интеллектуаль викторина узды. Китапханәче китап укучыларны китап күргәзмәсендәге Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән таныштырды, бу сугыш турында мәгълүмат сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм соңыннан Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм һәм мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International