2019 елның 3-4 нче маенда "Факел" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләре бокс буенча тренер Зәкиев Васил Ревалевич белән бергә Байлар Сабасында бокс ярышларында катнаштылар . Безнең яшь боксчылар ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Зарипов Салих Рифат улы – 2 урын, Хәсәнов Альберт Рөстәм улы - 2 урын, Сөләйманов Солтан Илшат улы– 2 урын, Веронян Арсен Армен улы - 2 урын, Хәлимов Раил Рамил улы - 3 урын, Зарипов Якуб Рифат улы– 3 урын. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Районда боксны үстерү өстендә эшләүче тренер, Зәкиев Васил Реваловичка рәхмәт әйтәсе килә.