2019 нчы елның 20 нче июнендә "Факел " яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында Халыкара Әтиләр көнен бәйрәм итүгә багышланган күңелле уеннар үткәрделәр. Уеннар барышында әтиләр һәм балалар тизлек, көч, җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар.
“Ямьле бизәкләр” - эрудитлар бәйгесе
“Паркта җәйге китапханә” - китап күргәзмәсе
2019 елның 21 июнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы ведомствоара вәкилләре белән берлектә “Романтик” җәйге лагеренда 7 станциядән торган профилактик квест уены уздырды.
Балтач районы прокуратурасы оператив хезмәткәре Низамиев Айрат Шакертҗан улы 17 июль көнне 15.00- 16.00 сәгатьләрдә Сосна авыл җирлеге бинасында Сосна авыл җирлеге гражданнарын күчмә кабул итәчәк.
22 июнь - тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне.
21 июнь кичендә Балтач бистәсендәге Батырлар аллеясында да матәм көне үтәчәк. Батырларыбызны, һәлак булганнарны, әби-бабаларыбызның, сугыш чоры балаларының, сугыштан соңгы еллар газапларын искә алу чарасы 21.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 22 июньдә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Паркларны һәм ял урыннарын максатчан файдалану максатыннан, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре һәр пәнҗешәмбе көнне "Сабантуй" ял паркында "Миллек-party" үткәрәләр . Беренче шундый чара кичә, 20 июньдә 19.00 сәгатьтә район хакимияте хезмәткәрләре белән узды.
2019 елның 19 июнендә 10.05 сәгатьтә Балтач "Форпост" үзәге Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ромашка» мәктәп яны лагерында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси – команда спорт ярышы үткәрде.