ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 19 августта, тантаналы рәвештә «Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасы»  МБМББУ рәсми ачылышы булды.

Балтач муниципаль районында 1 сентябрьгә мәктәп яшендәге балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче азкеремле гаиләләргә ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әйләнде. Быел да бу вакыйгага зур җаваплылык белән карадылар. Бүген, 19 августта, “Балтач” мәдәният һәм ял паркында портфельләр һәм канцелярия товарлары тапшыру буенча тантаналы чара узды.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2020 елның 1 июнендә «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының проекты- "Без - ул дөнья" медиаконкурсына гаризалар кабул итү башланды. 

2020 елның 28-30 август көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы Беренче Республика «ЭтноСтартапФорум» үткәрергә планлаштыра. Чара бөтен республикадан 150 яшь кешене җыячак, алар милли тематикалы заманча продукция булдыру проектлары һәм идеяләре белән уртаклашачак.

15 августта "Ватанны саклаучылар" мемориалында көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Хәрби-һава көчләре ветераннары һәм аларның туганнары катнашты. Чара барышында тантаналы төстә Россия Герое Олег Исаев хөрмәтенә стелла ачылды. Бу дулкынландыргыч вакыйганы безнең якташыбызның әти-әнисе дә горурланып күзәтте.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе  Губаев Фәрит Сәет улының уникаль фотопроекты буенча бастырылган «Победа одна на всех» китабына  буктрейлер тәкъдим итә.

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Мич башында ятып икмәк булмас, диләр халыкта. Районыбызның фидакарь игенче-механизаторлары урак өсте өчен уңай булган һәр көннән, һәр сәгатьтән оста файдаланып, игеннәрне җыеп алу белән мәшгульләр. Хәер, узган атна ахырыннан башланган дәвамлы яңгырлар игенчеләребезгә бераз хәл алырга да, басу тузанын басарга да мөмкинлек бирде анысы. Ләкин, әлеге чорда күмәк хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак: уңышны җыю дәвам итә, хәзер инде шушы күләмле эшкә көзге чәчү дә килеп кушылды. Өстәвенә, саламны җыйнап урнаштыру, җир эшкәртү, икенче кат күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү кебек хезмәтләрне дә комплекслы алып барырга кирәк. Игенчелекнең төп нигезен тәшкил иткән бу эшләрнең барысын да җыйнап, уңышлы алып бару өчен хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, хезмәтне дөрес оештыру мәсьәләләре дә әһәмиятле өлеш булып тора.

Консультация – кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International