Бүген, 19 августта, тантаналы рәвештә «Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасы» МБМББУ рәсми ачылышы булды.
Балалар бакчасы республика программасы кысаларында ремонтланды. Әлеге бинада 40 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган, шулай ук 2 миллион сумлык инвентарь сатып алуга акча каралган.