Балтач муниципаль районында 1 сентябрьгә мәктәп яшендәге балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче азкеремле гаиләләргә ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әйләнде. Быел да бу вакыйгага зур җаваплылык белән карадылар. Бүген, 19 августта, “Балтач” мәдәният һәм ял паркында портфельләр һәм канцелярия товарлары тапшыру буенча тантаналы чара узды.
Чараны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачты. Акциядә катнашучыларны Казаннан килгән кунаклар да сәламләде. Алар баларны якынлашып килүче истәлекле вакыйга - 1 сентябрь белән ихлас котладылар, бары тик "бишле" билгеләренә генә укуларын теләделәр.
Район оешмалары җитәкчеләре азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга портфельләр һәм канцтоварлар рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Тантаналы рәвештә 1-11 сыйныфларда укучы 32 бала бүләкләнде, шулай ук өйләренә барып тагын 6 балага "Таттелеком" ҖЧҖеннән портфельләр тапшырылачак. 17 беренче сыйныф укучысына матур, ачык төстәге мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары тапшырылды. Балалар бик канәгать калдылар. Бу көнне балаларга күп кенә җылы сүзләр әйтелде.