ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

Архивтан хәбәрләр

 

30 нчы апрель көнне Балтач район суды хезмәткәрләре районның баш архитекторы Шамил Фәһим улы Борһанов белән берлектә "Салкын чишмә" паркында агачлар утырттылар. 

Салавыч авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

2021 елның 9 маенда җирле вакыт белән 15.00 сәгатьтә Россиянең барлык төбәкләрендә "Үлемсез полк" онлайн-йөреше узачак.

Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

29 апрель көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов һәм Балтач районы хәрби комиссары Васил Нәҗметдин улы Вәлиев Киров өлкәсе Мирный бистәсендә хезмәт итүче районыбыз егетләре белән очрашып, җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук егетләрне Балтачта узачак 9 Май бәйрәме Парадында катнаштыру буенча җитәкчелек белән сөйләшү булды.

Чәчү кампаниясе темплары көннән-көн арта. Бүгенге көндә язгы чәчү 335,4 мең гектарда башкарылган, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар - 268,9 мең га, шул исәптән арпа - 193,1 мең га, шикәр чөгендере - 13,6 мең га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә 11.40 сәгатьтә «Форпост» Балтач үзәге» МБУ директоры Фердинанд Гыйлемҗанов Балтач районы буенча Россия ЭЭМ полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау һәм Балтач муниципаль районында профориентацияләү буенча әңгәмә үткәрде.

Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов Балтач гимназиясе укучылары - «Форпост» отряды әгъзалары белән табигатьне саклау технологияләре кысаларында әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан «Экояз» акциясе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International