Салавыч авыл җирлеге яңалыклары. Бүләкләр тапшыру

2021 елның 30 апреле, җомга

Салавыч авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

        

        

Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашында Сәрдегән авылында яшәүче сугыш ветераны Фәйзулла Гарифуллинны котлап,  район башлыгы, шулай ук "Татарстан"  хуҗалыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International