ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

14 февраль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында Изге Вәли көненә багышлап яшүсмерләр өчен күңел ачу программасы оештырылды. Чараның исеме – “Ярату көне”. Программага кызыклы уеннар, тематик пазл төзү, флешмоб һ.б. кертелгән иде. Катнашучылар уеннан канәгать калды һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте!

2022 елның 11 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач муниципаль районы оешмалары арасында «спортның офис төрләре» буенча чемпионатның финалын үткәрде. Финал ярышында  «ПСЧ-110» Салавыч авыл җирлеге, Кече Лызи урта мәктәбе, «Амазон», «Арча»ҖЧҖ командалары катнашты. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


13
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

9 февраль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшүсмерләр арасында  «Күңелле QUIZ» дип аталган интеллектуаль уен узды. Яшүсмерләр интеллектуаль сорауларга җавап бирде. Нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, барлык катнашучылар да уеннан канәгать калды.

Балалар катнашындагы юл йөрү һәлакәтләрен кисәтү максатыннна, волонтерлар “Факел” клубы хезмәткәрләре белән берлектә буклетлар таратуны оештырды. Алар машина йөртүчеләргә балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыгуын аңлатты.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең "Тематик «кайнар линияләр» үткәрү турында" 10.01.2020 ел, №02/115-2020-27 боерыгы нигезендә, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә районындагы территориаль бүлегендә 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 нче елның 8 нче февралендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе укучылары өчен "Музыкаль Shazam" музыкаль уенын үткәрде.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

7 февраль көнне яшүсмерләр «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Мошенничество в сети Интернет» дип аталган видеоролик карады. Клубның педагог-организаторы Разыкова И.С. аларны мошенниклыкның яшүсмерләргә юнәлтелгән киң таралган төрләре белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International