ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 елда Балтач үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегендә тәүге сабыйның әти-әнисен, Зур Лызи авылында  яшәүче Алина һәм Дмитрий  Мухиннар гаиләсен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханә җитәкчесе урынбасары Рашит Шәфигуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм хастаханә хезмәткәрләре тәбрикләде.  Мухиннар гаиләсенә матур теләкләрен юллап, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

2023 елның 2 маена кадәр 3-НДФЛ декларациясен бирегез


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2023 нче елның 18 январендә 10.30 сәгатьтә Борнак авыл клубында дүртенче чакырылыш Борнак авыл җирлеге Советының унтугезенчы утырышы узды. Утырышта Балтач  муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирзянов Наиль Нургаяз улы, авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Шамиль Миннеахмат улы, Борнак авыл җирлеге депутатлары,  оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

2023 елның 6-17 февралендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты " өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча 72 сәгать күләмендә укыту уздырылачак.

        2023 елның 17 гыйнварында район башкарма комитеты башлыгы Айдар Фоатович Хайрутдинов, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. 

2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Барлык халык вәкилләре арасында ихтирамлы диалог - бәяләп бетергесез байлык

 Бу уңайдан музейда "Халыклар дуслыгы" дигән темага Марий Эл һәм Татарстан Республикасы арасында диалог оештырыла. Мари Республикасының Марий Эл Республикасының Мари – Турек бистәсеннән Мари-Турек районының «община «Ошмарий-Чимарий» җирле дини оешмасы җитәкчесе Иванов Григорий Серафим улы һәм Балтач муниципаль районының Мари җәмгыяте җитәкчесе Максютов Валентин.

22 нче гыйнварь көнне Чепьяда Рафаэль Садыков истәлегенә багышланган "МДСУ-1" призына хоккей ярышларының финал өлеше узды. Карадуган,Чепья һәм Норма авыллары үзара уйнап матур уеннар күрсәтте.

2023 нче елның 19 январендә 13.00 сәгатьтә Смәел авыл китапханәсендә дүртенче чакырылыш Смәел авыл җирлеге Советының унҗиденчы утырышы узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Рифнур Гайнан улы,  “ Смәел” ҖЧШ директоры Шакиров Илһам Мансур улы, Смәел авыл җирлеге депутатлары,  оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә зур көч куя. Күптән түгел клуб хезмәткәрләре Балтач районы буенча "ТачБал" дип аталган интеллектуаль уен уйлап тапты. Аның беренче зона этабы декабрьдә булды. Икенче этабы Шеңшеңәр авылында 20 гыйнвар көнне үтте. Әлеге уенда Смәел, Нөнәгәр, Яңгул, Шеңшеңәр мәктәпләреннән килгән укучылар көч сынашты һәм Нөнәгәрлеләр - 3 нче, Яңгул һәм Шеңшеңәрлеләр - 2 нче, Смәелләр 1 нче урынга лаек булды. Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм "Смәел алтыннары" командасын финал уенында көтеп калабыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International