ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Волонтер» үзәге активистлары белән бергә сугышта катнашучы Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улын котлап аңа открытка бүләк иттеләр, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.

21 февраль-Халыкара туган теллләр көне.  Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның   генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә. Мәгариф оешмаларында 21 февраль -Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар узды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы 2023 елның 18-20 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форум кысаларында 200гә якын чара планлаштырылган. Бүген үк инде «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы программасы белән чара сайтында танышырга мөмкин - https://kazanforum.ru/program/

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион брифингта ММЧ вәкилләренә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына» Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды вәкаләтләрен бирү турында «26.04.2016 ел, № 248 карары нигезендә» Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды " Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – ИВФ) Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерүнең төбәк фонды итеп билгеләнде һәм сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектларына финанс һәм башка ярдәм күрсәтү юлы белән Татарстан Республикасы сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә вәкаләтләргә ия булды.


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының чираттагы этабы узды. Исегезгә төшерәбез: уен Татарстандага Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырыла. 20 февраль көнне үткән уенда үзәк китапханә, район мәдәният йорты, район элемтә челтәре хезмәткәрләре катнашты. Нәтиҗәләр мондый:

48 балл җыеп, "Тукай варислары" командасы (үзәк китапханә) 1 урынны яулады, "ИнтерДа" (РУЭС) һәм "Оста куллар" (район мәдәният йорты" командалары 40 балл туплап, 2 урынга лаек булды!

Катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез һәм "Тукай варислары" командасы белән финал уенында очрашачакбыз!

#Яшьләргәторак: районыбызның ике гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырылды. Бүген районыбызның ике гаиләсенә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алу яки шәхси торак төзелеше объекты төзүгә социаль түләү алу хокукы турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Мөкминовлар һәм Зиатдиновлар гаиләсенә сертификатны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы тапшырды. Тантанада шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы да катнашты.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Әгәр сез мошенниклар белән очрашсагыз, «домен патруле» на мөрәҗәгать итегез, бу кибер-куркынычларга каршы белгечләр, компанияләр һәм дәүләт органнары көчен берләштергән махсус ресурс.

2023 елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр "Минем төбәк җирле үзидарәсе тарихы" VII Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

17 февральдә Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, Балтач район Советы һәм Пыжмара авыл  җирлеге Советы депутаты Заляев Рафил Халиф улы Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына парламент дәресләре үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International