Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме белән ихластан котлыйм!
23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән 8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.
21 февральдә Балтач муниципаль районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Ватанны саклаучы” дигән шөгыль үткәрделәр.
23 февраль көнне илебез тарихында Ватанны саклаучылар көне дип аталган бәйрәмне билгеләп үтәбез. Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне дә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Волонтер» үзәге активистлары белән бергә сугышта катнашучы Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улын котлап аңа открытка бүләк иттеләр, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.
21 февраль-Халыкара туган теллләр көне. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә. Мәгариф оешмаларында 21 февраль -Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар узды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы 2023 елның 18-20 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форум кысаларында 200гә якын чара планлаштырылган. Бүген үк инде «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы программасы белән чара сайтында танышырга мөмкин - https://kazanforum.ru/program/
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион брифингта ММЧ вәкилләренә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына» Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды вәкаләтләрен бирү турында «26.04.2016 ел, № 248 карары нигезендә» Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды " Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – ИВФ) Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерүнең төбәк фонды итеп билгеләнде һәм сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектларына финанс һәм башка ярдәм күрсәтү юлы белән Татарстан Республикасы сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә вәкаләтләргә ия булды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү