“Ватанны саклаучы”

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Балтач муниципаль районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Ватанны саклаучы” дигән шөгыль үткәрделәр. Катнашучылар игътибарына Ватаныбызның героик битләренә багышланган презентация тәкъдим ителде. Үзәкнең педагогы бәйрәмнең данлы тарихы турында сөйләде, ни өчен аны 23 февраль көнне билгеләп үтәләр, нинди елдан "Ватанны саклаучылар көне" дип атала һәм ни өчен "Ватан" сүзе зур хәрефтән языла. Шөгыль барышында катнашучыларга шулай ук берничә конкурс тәкъдим ителде: "Хәрби тарихчылар конкурсы", "Мәкальне җый". Катнашучылар викторина вакытында яхшы белемнәр күрсәттеләр, иҗади сәләтләр, эрудиция, зирәклек күрсәттеләр. Очрашуны йомгаклап, катнашучылар котлау открыткалары әзерләделәр һәм якыннарына котлау сүзләре яздылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International