ЯҢАЛЫКЛАР



1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

28-29 мартта Казан шәһәре Мәскәү районының Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 77 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.

Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән

🔹Бүген, 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте.

✅Икеайлык барышында ел саен торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып барыла.

✅Балтач муниципаль районы территорияседә дә санитар-чисталык икеайлыгы кысаларында үтәчәк чаралар планы, башкарылачак эшләр, нәтиҗә чыгару буенча төзелгән штаб членнары исемлеге расланды. Район территориясендә икеайлык барышында агачлар утырту, зиратларны, чишмәләрне чистарту, тәртипкә салу өмәләре уздыру, территорияләрне төзекләндерү, буяу-агарту эшләре алып бару, күмәк өмәләр һәм башкалар планлаштырыла.

🏡Үзебез яшәгән тирәлекнең чиста, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим.
Һавабызның сафлыгы, ял иткән урыннарыбызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге һәрберебезгә бәйле. Капка төпләрен, шәхси хуҗалык яннарын тәртипкә китерү буенча да райондашларыбызны үгетләп йөрисе юк, язгы чистарту эшләре гадәти, матур күренеш! Районда санитария-гигиена торышы елның-елында яхшыра барса да, җирлекнең уңайлылык кагыйдәләре бозылган очраклар да булмый тормый. Кагыйдә бозылу теркәлгәндә җаваплылык каралганлыгын истән чыгармасак иде.

📍Санитар-чисталык икеайлыгында быел да актив катнашыйк! Җирлегебезнең чисталыгын, матурлыгын саклап яшик.


31
март, 2024 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


30
март, 2024 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International