Балтач районында РФ Дәүләт Думасы депутаты И.С. Вольфсон булды

2024 елның 19 июле, җомга

Балтачка РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсон килде.

Иң элек ул «Романтик» ял лагерында булды. Биредәге ремонт, төзелеш эшләре белән танышты.Үзенең тәкъдимнәрен әйтте.

Соңрак РФ Дәүләт Думасы депутаты Балтач бистәсендә төзелеп килүче 12 фатирлы йорт төзелешен карады. Төзелештә эшче куллар җитмәү проблемасы күтәрелде. Бүгенге көндә бу Балтачта гына түгел, республикада, ил күләмендәге проблема. Эшче көчләр җитешми, чит илдән кергәннәргә дә ышаныч зур түгел. Очрашу вакытында элеккеге кадрларны, урыннардагы хезмәткәрләрне  барлап, төзелешләрне алып бармый мөмкин түгел дигән фикерләр әйтелде. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International