21 октябрь көнне Борнак башлангыч мәктәбендә китапханә һәм мәдәният йотры хезмәткәрләре катнашында 1-4 сыйныф укучылары өчен “Китап ал син кулыңа” исемле мәдәни дәрес үткәрелде һәм мәдәни көндәлек тапшырылды. Бу дәрестә китапханәче укучыларны Татарстаныбыздагы, районыбыздагы, авылыбыздагы мәдәни учаклар турында сөйләде, мәдәни көндәлек тутыру тәртипләре турында аңлатты. Яңа китаплар белән таныштылар
21 нче октябрь көнне Ор башлангыч мәктәбендә Шеңшеңәр авыл китапханәчесе укучыларны мәдәни көндәлек тапшыру уңаеннан, мәдәният учагының бер бүлеге булган авыл китапханәсе белән таныштырды һәм “Китап белән дус булганның, һәр ягы булыр күркәм” дип аталган мәдәни дәрес үткәрде. Бу дәрестә укучылар мәдәни көндәлекне тутыру кагыйдәләрен өйрәнделәр, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар һәм өйдә уку өчен яздырып алдылар.
2015 елның 21 октябрендә КЦСОН "Наз" үзәгендә "Барысы да үз кулыңда" исемле занятие уткәрелде. Гаиля һәм балаларга социаль хезмәте булекчәсе психологы яшь үсмерләргә һөнәр сайлау серләрен төшендерде һәм кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләде.
21 октябрь көнне Куныр мәктәбенең 1-4 сыйныф укучыларына мәдәни дәрес үткәрелде.
Бу чарада Куныр авылы китапханәчесе Шакирзянова Г.Р, Куныр авылы клуб мөдире Закирова Р.Г. балаларга мәдәниятнең ни кадәрле кирәк булуы, үзебезнең районыбызда, авыллларыбызда булган мәдәни учаклар турында сөйләнде, әнгәмә үткәрелде. Шушы дәрестә балаларга мәдәни көндәлек тапшырылды, аның белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды.
Узган ел Мәскәүдә ВДНХда үткән «Алтын көз — 2014» конкурсында «Кызыл юл» хуҗалыгының ике сыеры катнашкан иде. Берсе аннан көмеш медаль белән кайтты. Быелгы конкурска Татарстан данын яклап, «Кызыл юл»лылар тагын ике сыер алып барды.
Сыерлар хуҗалыкның баш ветеринария табибы Алексей Кириллов озатуында, шофер Раил Ибраһимов «КамАЗ»ында сәяхәт иттеләр. Сыерларның икесе дә аренада үзләрен бик матур тотканнар. «Пицца» кушаматлысы алтын медальгә лаек булган. «Бинго»га да югары бәя бирелгән. Без моңа бөтен коллектив белән сыерларны ел дәвамында әзерләп ирештек, бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе, ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова.
Мондый конкурсларда җиңү безнең Балтач районының гына түгел, Татарстанның авыл хуҗалыгын да башка төбәкләрдә танытуга ярдәм итә. Нәкъ менә шуның белән дә юлга киткән чыгымнар үзен икеләтә аклый.
Әлеге генә Балтач районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренеӊ бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән билгеләп үттеләр. Әмма бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларныӊ чишелеше һәрбер тармакта хезмәт куючылардан даими һәм максатчан эш тәлап итә.
Хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек тармагы өчен җавап бирүче белгечләр катнашында районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Район үзәгеннән иӊ читтә урнашкан бу хуҗалыкныӊ терлекчелек тармагындагы эшләрен урында күрергә мөмкинлек туды. Куныр авылында урнашкан терлекчелек торакларыныӊ кышкы чорга әзерлеге, мөмкинлектән чыгып, аларны заманча үзгәртү, терлекчеләр өчен эш шартларын яхшырту, гомүмән, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру буенча билгеле эш башкарылган. Ферма тирәләрен чистарту, басуларга органик ашлама чыгару барышы да җитәкчеләрнеӊ күз алдында барды. Терлекләрне балансланган рацион белән ашату, һәр савым сыерыныӊ мөмкинлекләрен белү һәм аныӊ азыкка булган ихтыяҗын тулыландыру мәсьәләләре каралды.