ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

 

1 февраль көнне Көек авыл мәдәният йортында районыбызның җаваплы кешеләре белән берлектә 2015 елга йомгаклау җыелышы булып узды.  Районыбыздан Авыл Советы  рәисе Илдар Габдрахманов, бир мөлкәте мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәнил Ибнеев һәм Авыл Советы рәисе урынбасары Рания ханым катнашты.

   Көек авылыннан барлыгы 35 кеше катнашты. Биредә 2015 елда үтәлгән эшләр, нәтиҗәләр, халыкка күрсәтелгән хезмәтләр буенча йомгак ясалды. Район күләмендә иң күп сөт җыючы буларак әлеге авылның шәхси эшмәкәре Рәис Садыйков аталды. Киләчәктә  авыл урамына асфальт салыначак дип вәгъдә итте җитәкчеләребез.Авылдагы тормышны яхшырту максатыннан киләчәктә яңа урам ачу, яшьләргә йорт салу өчен менә дигән мөмкинлек булачак дип ассызыкланды.

29  гыйнвар көнне Көек авылында район мәдәният бүлеге тарафыннан автоклуб берлегендә концерт чарасы үтте. Авыл халкы бик теләп әлеге чарада ял итеп кайтты. Моңлы сандугачларыбыз:Ләйсәрә Шәйхелмарданова, Айсылу Әсхәдуллина, Ирек Хәкимуллин, Раил Нигъмәҗанов исемле егет-кызларыбыз матур җырлары белән халыкны кондәлек мәшакатьләреннән арындырды. Районыбызның хөрмәтле кешесе-шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның шигырьләре исә күңелләргә сихәт, җан азыгы булды. Халык чарадан бик канәгать калды.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

    Районыбызда урнашкан күмәк хуҗалыклар белән беррәттән төрле оешмалар да хисап җыелышларын уздыралар. Районның социаль яклау бүлеге шушындый җыелышын 29 гыйнвар көнне үткәрде.

Түбән Субаш авылында яшәүче Хаҗәр Нәҗип кызы Әсхәтовага 1 февраль көнне 90 яшь тулды.

29 январь көнне Балтач Мәдәният үзәге автоклуб агитбригадасы Көек авылы халкына ял концерты куеп кайтты.

Бүген җомга көнне Бөрбаш авылы мәдәният йорты бинасында «Бөрбаш» җәмгыятенеӊ хисап җыелышы булып узды.

Аны хезмәтчәннәр каршында җәмгыятьнеӊ рәисе Рафис Солтанов ясады. Хуҗалыкныӊ баш белгечләре үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар. Хуҗалыкта озак еллар намуслы хезмәт куйган, юбилейлары булган бер төркем хезмәтчәннәр кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Шулай ук һәр тармак буенча хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Йомгаклау сүзе белән Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин чыкты. Җыелышта катнашучылар соӊыннан авыл хезмәтчәннәрен концерт куеп шатландырды.

2015 елда Балтач шәһәр җирлегендәге шәхси хуҗалыклардан 186 тонна сөт җыелган.

Балтачта – 81, Көектә – 20, Курмалада 22 сыер исәпләнә. 2015 елда Барлыгы җирлектәге шәхси хуҗалыклардан 186 тонна сөт җыелган. Әгәр акчага әйләндерсәң бу 3 миллион 64 мең дигән сүз.

Күмәк хуҗалыклар алдында 2016 ел башына берәр вагон, ягъни 60 тонна ашлама туплау бурычы куелган иде. Күп сәбәпләр табып хуҗалык җитәкчеләре әле һаман да бу җиткерелгән йөкләмәнеӊ үтәлешен сузалар.

«Дуслык», «Сорнай», «Арбор» хуҗалыклары ышандырган ашламаларын  кайтарып җиткерә алмыйлар, бу мәсьәләдә «Уӊыш» хуҗалыгы иӊ артта сөйрәлә.


Район буенча барлыгы 1337,6 тонна катлаулы ашлама, 1359,4 тонна аммиак суы һәм республикадан бүленгән 500 тонннага якын аммиак селитрасы бар.  


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

   Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә  Хисмәтулла кызы Вахитовага 30 нчы гыйнвар  көнне 90 яшь тулды.

  Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2016 елның 22 гыйнвар көнне  дә Балтач районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  14 яше тулган яшь гражданнарына  Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт  тапшыру  чарасы узды. Үз илеңнең гражданы булу- зур дәрәҗә! Кайда гына булуына карамастан һәрбер рәсәйле үз иле белән  горурлана ала. Безнең илебез гражданнарына үз Ватанын ярату , аның киләчәге турында кайгырту хисләре хас. Яшьләр –дәүләтебезнең киләчәге һәм безнең яшьләргә үзләрен тормышта күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Бүгенге чарада катнашкан яшьләр дә дәүләтебез чәчәк атсын өчен барлык белемнәрен һәм тырышлыкларын кулланырлар дип ышанабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International