1 февраль көнне Көек авыл мәдәният йортында районыбызның җаваплы кешеләре белән берлектә 2015 елга йомгаклау җыелышы булып узды. Районыбыздан Авыл Советы рәисе Илдар Габдрахманов, бир мөлкәте мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәнил Ибнеев һәм Авыл Советы рәисе урынбасары Рания ханым катнашты.
Көек авылыннан барлыгы 35 кеше катнашты. Биредә 2015 елда үтәлгән эшләр, нәтиҗәләр, халыкка күрсәтелгән хезмәтләр буенча йомгак ясалды. Район күләмендә иң күп сөт җыючы буларак әлеге авылның шәхси эшмәкәре Рәис Садыйков аталды. Киләчәктә авыл урамына асфальт салыначак дип вәгъдә итте җитәкчеләребез.Авылдагы тормышны яхшырту максатыннан киләчәктә яңа урам ачу, яшьләргә йорт салу өчен менә дигән мөмкинлек булачак дип ассызыкланды.