29 гыйнвар көнне Көек авылында район мәдәният бүлеге тарафыннан автоклуб берлегендә концерт чарасы үтте. Авыл халкы бик теләп әлеге чарада ял итеп кайтты. Моңлы сандугачларыбыз:Ләйсәрә Шәйхелмарданова, Айсылу Әсхәдуллина, Ирек Хәкимуллин, Раил Нигъмәҗанов исемле егет-кызларыбыз матур җырлары белән халыкны кондәлек мәшакатьләреннән арындырды. Районыбызның хөрмәтле кешесе-шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның шигырьләре исә күңелләргә сихәт, җан азыгы булды. Халык чарадан бик канәгать калды.