ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

11 нче февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе балалар бакчасының нәниләр төркемендә “Әкият эчендә хикмәт бар” дигән күңелле викторина үткәрде. Төп геройлары аша дөньяны танып белү өчен әкият китапларының роле балалар тормышында зур роль уйный. Бу әкиятләр аша алар яхшы белән яманны аерырга өйрәнәләр. Чара бик күңелле үтте.

Чепья  авыл китапханәсендә  10 февраль көнне 8  сыйныф укучылары белән “Друг познаёся в беде”  (дуслык темасына ) очрашу үткәрелде. Бу очрашуга ветеран укытучы Галина Николаевна Семовская һәм “Халыклар дуслыгы музее” директоры Гарифҗан Гали улы Галиев та катнаштылар. Алар укучыларга үз тормышларыннан мисаллар китерделәр, төпле фикерләрен җиткерделәр, укучыларга матур теләкләрен белдерделәр. Шулай ук Галина Николаевна укучыларга тормыш иптәше Евгений Александровичка бирелгән “Халыклар дуслыгы ордены” белән дә таныштырып китте.

11 февраль көнне Норма мәдәният йортында ДНД җыелышы булып үтте. Актив эшчәнлек күрсәткән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылды. 


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Ор  авылында  яшәүче Маһикамал Мөхәммәтҗан кызы Хаҗиевага 10 февраль көнне 90 яшь тулды.

  Смәел авылында  яшәүче Хәйруллина Мәсхудә Шәмсетдин кызына  10 февраль көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнанов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең баш икътисадчысы Рузалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

6нчы  февраль көнне Смәел мәдәният йортында авыл үзешчәннәре һәм чакырылган кунаклар белән берлектә "Бер күрешү-бер гомер" дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.

6 нчы февраль Урта Көшкәт авыл клубы мөдире Кунаева О. Н.  юбилярлар Нарузова А.П һәм Ермакова И.В.ларны  котлау йөзеннән бәйрәм  кичәсе оештырды.  


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

5 февраль көнне Балтач мәдәният үзәге Автоклубы үзешчәннәре Комзавод авыл халкын  "Бер очрашу - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт чыгышы белән сөендерде.
 

7нче  февраль көнне Кече Лызи мәдәният йортында "Лулгур" (Мелодия души)  район фестиваль-конкурсы булып узды. 

 


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Туган ягыбызның кышкы табигате белән таныштыру, кышлаучы кошларга ярдәм итүне максат итеп 1 сыйныф укучылары белән Арбор авыл китапханәсендә 4 февраль көнне "Туган ягымда кыш" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International