13 февраль Әтнә авылы клубында гашыйклар көненә багышланган "Пар аккошлар" исемле кичә үтте.
14 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Шәрипова һәм участок инспекторы Раушан Зарипов белән берлектә яшьләр белән исерткеч эчемлекләрнең зарары турында әңгәмә алып барылды.
12 февраль көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район китапханәсендә уздырылган нәфис сүз осталары бәйгесенә Пыжмара авылы китапханәсеннән 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Ильвира барды. Ильвира 14 - 24 яшьлекләр номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясап 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз аны!
13 нче февраль көнне Борбаш мәдәният йортында "Бер күрешү - бер гомер" дигән исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
14 нче февраль көнне Сосна мәдәният йортында район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" дип исемләнгән спектакле булды.
13 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма урта мәктәбен 10, 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаучы укучыларның "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
Йөзек кашлары - Арбор авылы китапханәсендә оешкан өлкәннәр клубы нәкъ шулай дип атала. Әлеге ханымнар, апалар, әбиләрнең һәркайсы үз гаиләсенең йөзек кашы. Атнаның бер көнендә китапханәгә җыелып, элеккечә кич утыралар алар. Ризык пешерергә осталар, чәй тәмнәре пешереп, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Китапханәгә килгән газета-журналлар белән танышалар, аларны кычкырып укыйлар, фикерләшәләр. Куллары да тик тормый - берәү бәйли, икенчесе чигә.
10 нчы февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай – безнең күңелләрдә” шигырь сөйләү бәйгесе булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча IV сыйныф укучысы Нәҗипова Чулпан район бәйгесенә катнашу өчен сайлап алынды. Бәйге алдыннан укучылар Тукай иҗаты турында алган белемнәрен кулланып "Без - Тукай оныклары" дигән тест эшләделәр.
12 февраль көнне үзәк китапханәдә нәфис сүз осталарының район бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 31 нәфис сүз остасы катнашты. Катнашучыларның иң яшенә 9, иң өлкәненә 69 яшь иде. Нәфис сүз осталары бәйге шартларына туры китереп Г.Тукай шигырен һәм башка шагыйрьнең әсәрен башкардылар.
Бәйге нәтиҗәләре:
6 яшьтән-14 яшькә кадәр
1 урын ГазизуллинКәрим – Борбаша вылы
2 урын Рахматуллина Адина-Чепья авылы
Вахитова Дилия - Балтач бистәсе
3 урынНәҗипова Чулпан-Шешеңәр авылы
Гарифуллина Сөмбел-Куныр авылы
14 яшьтән-24 яшькә адәр
1 урын Набиева Зилә- Смәел авылы
Байрамова Диана-Балтач бистәсе
2 урынАсхатовИльнур-Нөнәгәр авылы
Галимуллина Ильвира-Пыжмара авылы
3 урын Жукова Алеся – Чепья авылы
24 яшьтән-…..
1 урынГабделхаковаСәлимә- Яңгул авылы
2 урын Алексеева Нәзирә- Югары Субаш авылы
Гарифҗанова Нурия-Балтач бистәсе
3 урынГалиәхмәтова Ильмира-Кенәбаш авылы
СибагатуллинаҖәмилә- Салавыч авылы
Кызыксындыру призлары:
Гафурова Гөлзилә- Алан авылы
Фёдорова Диана- Кече Лызи авылы
11 нче февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе балалар бакчасының нәниләр төркемендә “Әкият эчендә хикмәт бар” дигән күңелле викторина үткәрде. Төп геройлары аша дөньяны танып белү өчен әкият китапларының роле балалар тормышында зур роль уйный. Бу әкиятләр аша алар яхшы белән яманны аерырга өйрәнәләр. Чара бик күңелле үтте.