Кичә - 8 февраль көнне Балтач гимназиясендә 9-11нче сыйныф укучылары белән очрашуга Балтач районы Россия Эчке эшләр министрлыгының өлкән инспекторы полиция майоры Шакирова Ләйсән Маратовна килде. Үзенең тормыш юлына багышланган сөйләмен полиция хезмәте турында дәвам итте. Бу һөнәрнең бөтен тискәре һәм уңай якларын санап чыкты. Эш графигы, хезмәт хакы, утлы коралны кайсы очракта кулланырга мөмкин темалары укучыларда чиксез кызыксыну уятты. Укучыларга төпле киңәшләрен биреп, полиция хезмәткәрләре сафында көтеп калуын белдерде Ләйсән Маратовна.
8 февраль көнне Чепья мәдәният йортында узган халык җыенында ТР Куркынычсызлык Советы рәисе, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Гади генә әйтсәк, 4 җитәкчелекнең, ягъни республика, район, җирлек җитәкчелеге һәм республика югарылыгында нәшер ителүче матбугат чарасы мөхәрриренең очрашып, үзара киңәшләшүе иде бу. Әлеге эшлекле визит нәтиҗәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып кына калмый, ә халыкның фикеренә дә колак салына, сорауларына җавап та бирелә.
7нче февраль көнне лаеклы ялдагы укытучы Наилә Вәдүт кызы Бариеваның 60 яшьлек юбилее белән котлап, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Мәгариф идарәсе үз ветераннарын онытмый. Әлеге матур традиция дәвамлы булсын иде.
12 февральдә “Сабантуй” ял паркында “Чаңгы юллары – 2017” ярышлары узачак.
Ярышларда оешма-педриятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары гына түгел, балалар да, олы буын вәкилләре дә катнаша ала. Саф һава сулап, рәхәтләнеп бер ял итеп кайтыйк дисәгез, 12 февраль көнне “Чаңгы юллары – 2017”гә рәхим итегез.
Инет, клик, лайк... Бу сүзләрне балалар кече яшьтән үк белә. Санакта да алар олыларга караганда күпкә җитезрәк, җиңелрәк "йөзәләр". Тик менә интернетта утырганда кирәк мәгълүматны тапкач та туктыйлармы, куркынычсызлык кагыйдәләрен беләләрме, интернет "кабаласына" төшмиләрме- әлеге атна дәвамында барган "Куркынычсыз интернет" көннәрендә китапханәдә болар турында 6 сыйныф укучылары белән аралашу сәгате үткәрелде.
7 февраль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Директор Гөлнара Әхмәдиева 2016 елда «Наз» үзәге эшчәнлегенә анализ үткәрде, 2017 елдагы төп бурычларын әйтеп китте.
Балаларга табигатьне сакларга , аның матурлыгына сокланырга, аннан дөрес файдаланырга өйрәтү китапханәләрдә китаплар аша үткәрелә. Чепья балалар китапханәсендә 2017 ел- экология елына карата "Удивительный мир природы" китап күргәзмәсе ясалды. Шушы күргәзмә белән танышканнан соң, укучылар ТРның республика балалар китапханәсенең анкета сорауларына җаваплар яздылар.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар.
Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы...
Мәктәбебезнең күркәм традициясе – очрашу кичәсе. Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. 4 нче февраль көнне Балтач мәктәбен 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Әлеге тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.
Рафис Насыйбуллин җитәкләгән төзелеш оешмасы металл конструкциясен ясап бирсә, шунда эшләүче Равил Насыйбуллин һәм Рәфкать Борһановлар аны төсле калай белән төрде, тәрәзәләр куеп, матурлады. Мәчеткә генә түгел, авылга да ямь керде.
Халык җыенында икенче көн тәртибендәге тема буенча чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин исә райондагы оешма-учреждение һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә узган 2016 ел дәвамындагы нәтиҗәле эшчәнлек белән таныштырды. Хезмәт хакларының вакытында бирелеп баруын уңай яктан бәяләде. Үсеш белән елны тәмамлаган оешмаларга аерым тукталды: "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы, "Балтачагрохимсервис", "МДСУ-1" юллар идарәсен, "Азык" ширкәте һәм башка оешмаларның эшчәнлекләрен аеручы мактап телгә алды.