1 март көнне Пыжмара авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел уңаеннан "Астрид Линдгрен и её любимые герои" Республикакүләм кычкырып уку акциясе узды. Акциядә 9 укучы катнашты (4-5 сыйныф). Укучылар "Книги Линдгрен-праздник детства" исемле китап күргәзмәсе, язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аларга "Малыш и Карлсон" әкияте кычкырып укылды.
1нче мартта Смәел авыл китапханәсе тарафыннан, 1-4 сыйныф укучылары катнаштында, Астрид Линдгренның хикәяләрен кычкырып уку оештырылды.Балаларга китап уку белән беррәттән балалар язучысының иҗат һәм тормыш юлын яктырткан буклет эшләнеп тәкъдим ителде.
1 март көнне “Астрид Линдгрен и ёё любимые герои” акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсендә акция булып узды. Акциядә Балтач мәктәбеннән 2В,2Г сыйныфы (укытучылары Замалиева.Л.М һәм Габдуллина Л.Н) килде. Укучылар язучының китаплары белән таныштылар, аның әсәрләре буенча викторинада катнаштылар. Ә сорауларны балаларга Карлсон үзе алып килде. Укучылар әкият герое белән бик яратып аралаштылар.
Арбор авыл китапханәсендә балалар өчен кызыклы,мавыктыргыч әсәрләр авторы,швед язучысы Астрид Лингренның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган "Балачакның кояшлы язучысы" исемле күргәзмә эшләнелде. Республика күләмендә үткәрелгән акция кысаларында язучының "Пеппи-озын оек" әсәреннән өзек укылды өлешчә киносы күрсәтелде.
Елмаю ордены һәм Андерсен исемендәге Алтын медаль иясе, китаплары 80 телгә тәрҗемә ителгән швед язучысы Линдгерн хакында бүген Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары тагын да күбрәк белделәр. ТРның балалар китапханәсе үткәргән акциягә кушылып, алар язучы турында презентация карадылар, "Великая сказочница Линдгрен" күргәзмәсе белән таныштылар, "Малыш и Карлсон" әкиятен кычкырып укуны тыңладылар.
1март көнне Салавыч авыл китапханәсендә, швед балалар язучысы Астрид Лингреннын тууына 110 ел уңаеннан, "Астрид Лингрен и её любимые герои", республикакүләм кычкырып уку акциясе узды.Акцияда 15 бала катнашты(5кл). Укучылар "Волшебница из Стокгольма" китап күргәзмәсе, язучының тормыш юлы белән таныштылар. Аларга "Веселая кукушка" әсәре кычкырып укылды һәм "Пеппи длинный чулок" фильмы күрсәтелде.
28 февраль көнне Борнак авыл китапханәсе “Акчарлак” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янына барып “Әкиятләр иленә сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе”һәм “Без-әкият яратабыз”исемле әкият кичәсе үткәрде.Балаларны әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру.Әкиятләр аша дуслык,тыйнаклык,шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү уңаеннан оештырылды.Балаларның әкиятләрне бик яратканнары,үзләренең дә тырышып әкият сөйләгәннәре сөендерде.
26 февраль көнне, Салавыч авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә,"Ягез әле егетләр,бирешмәгез әтиләр" дип, исемләнгән уен - бәйге үткәрелде. Уенда "Катюша" һәм "Герой оныклары" командалары катнашты. Командалар үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Разведчиклар да, саперлар да булдылар. Уен - бәйгенең беренче өлеше китапханәдә,икенче өлеше спортзалда "Күңелле стартлар" белән дәвам итте. Бәйгедә "Катюша" командасы җиңү яулады.
23 көнне Карадуган авылы китапханәсендә "Батырлык - ул матурлык" исеме астында ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик кичә узды. Кичәдә афган сугышында катнашкан авылдашларыбыз, солдат әниләре, яшь солдатлар катнашты. Кичә бик күңелле узды.