4 ноябрь көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көне уңаеннан тарих укытучысы И. Николаев белән “Россия – уртак йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Бу чарага 8, 9 сыйныф укучылары һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар Ильнур абыйларына үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм кирәкле, төгәл җаваплар алдылар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин күптән түгел башкалабызда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелегендә катнашкан районыбыз көрәшчеләрен үзенә чәй янына чакырды.
2017 нче елның 2 нче ноябрендә “Наз” тернәкләнү бүлекчәсенә Урта Көшкәт мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.
3 нче ноябрьдә Смәел авыл китапханәсе “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталаган иртә уздырды. 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада балалар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,бердәмлек темасына уеннар уйнадылар, мультфильмнар карадылар.Шулай ук китапханәдә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.
Әйе, бүген - 3 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында күтәрелгән мәсьәләләрдә саклык, уялык һәм иминлек темалары беренче урынга куелды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре; җирле үзидарә башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар; Балтач шәһәр җирлегендә эшләүче имамнар һәм башка дин әһелләре катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды.
28 октябрь көнне Яңгул мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә яшьләр белән 80 еллар яшьләре көч сынашты,онытылып бара торган халык уеннары,күңелле эстафеталар уйнатылды.
28 октябрь көнне Чапшар авыл клубы hәм Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре Чапшар авыл клубында Кили, Пүскән, Чапшар авылы яшьләре өчен "Көзге бал" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә егетләр hәм кызлар арасында бәйгеләр оештырылды.
Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдә узачак. Балтачлылар да әлеге акциягә кушылып, "Халыклар бердәмлеге" көнендә диктант язачак. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Әлеге чара район үзәк китапханәсенең уку залында сәгать 10.00да башланачак.
Бүген - 2 ноябрь көнне, хәзерге минутларда "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан, "Балтач" спорткомплексында район беренчелеге өчен мини-футбол ярышлары башланып китте.
1 ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда финанс-бюджет мәсьәләре һәм эшчәнлекләрен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары һәм ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Финанс-бюджет палатасы рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән бухгалтериянең әлеге тармак буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты.