13 март көнне Түнтәр авыл китапханәсе «Ступени великого восхождения» исемле Л.Н.Толстойның 190 еллык юбилейы уңаеннан 5,6 сыйныфта укучы балалар белән әдәби кичә үткәрде. Кичәбездә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Тест сорауларына җавап эзләп белемнәребезне тикшердек. Бөек язучы турында язган башка бөек кешеләрнең канатлы сүзләре белән таныштык.
Хөрмәтле райондашлар! 2018нче елның 18нче мартында илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәмгыяви-сәяси чаралар үтәчәк. Бу – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Россия Президенты вазыйфасы өчен дәгъва кылучылар арасыннан Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 8 кандидат – Бабурин С.Н., Грудинин П.Н., Жириновский В.В., Путин В.В., Собчак К.А., Сурайкин М.А., Титов Б.Ю., Явлинский Г.А. теркәлде. Әлеге кандидатлар буенча массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләр биреп тора. Шулай ук алар турында мәгълүмат белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.
2018 елнын 15 мартында “Мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова, Урта Көшкәт мәктәбе педагог оештыручысы Римма Петрова белән берлектә “Чиста һәйкәл” акциясе уздырдылар.
Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.
13 нче мартта, Бөтенроссия “Язгы изге эшләр атналыгы” акциясе кысаларында һәм Татарстанда Лев Толстой елы игълан ителү уңаеннан, “Слово есть поступок” акциясенә катнашып, Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зурлар китапханәсенең уку залында һәм “Факел” яшүсмерләр клубында “Лев Толстой: время читать и восхищаться”, “Когда в мире есть Толстой” дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырдылар. Яшь буынны бөек рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, әңгәмәләр дә үткәрелде.
2018 елнын 14 мартында “Язгы мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Минем Ватаным» дип исемләнгән чара үткәрде.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, тирә-юньне саклау проблемаларын өйрәнү максатыннан, 2018нче елның 14нче март көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Табигать-безнең туган йортыбыз” исемле рәсем конкурсы уздырылды.
16 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә (үзәк китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) Балтач районы нотариусы - Хаметшин Ф.С. _(8.00-10.00), адвокат Набиев Р.М. – (10.00-12.00), суд приставы җитәкчесе Гайнанов Н.Р. (12.00-14.00) - халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтәчәк.
Рәхим итегез!