25 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә “Китап тылсымы” исеме астында “Библиотөн-2018” акциясе үткәрелде. Үз эченә күптөрле эш алымнарын алган әлеге чара бай эчтәлекле һәм күңелле узды. Кичәгә килгән китап укучыларыбызга “Йомры икмәк” рус халык әкиятенең заманча варианты тәкъдим ителде. Әдәби кунакханәдә 2018 ел – Татарстанда Ш.Мәрҗани һәм Л.Толстой елы уңаеннан, “Балкып янар йолдызлар” исеме астында мәшһүр шәхесләрнең иҗатлары һәм тормыш юллары белән таныштырылды. Әдилә Гарипова, Таһир Садыйков, Нәргизә Шәмсетдиновалар үзләренең кул эшләре белән таныштырып, мастер-класс үткәрделәр. “Ач, шигьрият, серләреңне...” дип исемләнгән әдәби кафеда шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй өстәле артында, китап укучыларыбыз шигырьләр, җырлар тыңладылар. Якташ шагыйрәләребезнең шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде.
Чепья балалар китапханәсендә Г.Тукай көнгә багышланган "Тукай иленә сәяхәт" исемле әдәби уку үткәрелде. Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнен балалар өчен язылган әкият-шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.
Балалар куркынычсызлыгы буенча ата-аналарга киңәшләр.
25 апрельдә Смәел авыл китапханәсе укучы балалар белән “ И мөкатдәс моңлы сазым”исеме астында Г.Тукай шигырьләрен уку кичәсе оештырды. “Яз шагыйре-Габдулла Тукай”китап күргәзмәсендә Г.Тукайның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде,авылыбыз остасы Габдулла абый Гыйззәтуллинның”Су анасы”, “Шүрәле”эшләнмәләре урын алды.
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Җиңү агачы" дигән акция игълан ителде.
23 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе авылыбызның иң өлкән кешесе,тыл ветераны Габделхаков Рафаэль абыйга үзе яраткан әсәрләрне илтеп бирү оештырды.Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә хөрмәтле тыл ветераныбыз күрсәткән хезмәтебезгә зур рәхмәтен белдерде.