2018 елның 15 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советы "Кызыл юл" хуҗалыгында булды һәм хезмәтне саклау буенча таләпләр үтәлешен тикшерде.
2018 елның 11октябрендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.
2018 елның 10 нчы октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Кече Лызи авылының мәдәният хезмәтчәннәре ”Чын күңелдән” дип исемләнгән хәйрия концерты белән килделәр.
Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” технологиясе кысаларында, 2018 нче елның 12 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде.
13 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән томан көтелә.
2018 ел – Татарстан Республикасында Л.Н.Толстой елы уңаеннан, Балтач үзәк балалар китапханәсе 2017 елның 1 ноябреннән 2018 елның 5 октябренә кадәр 7-8 сыйныфларда белем алучы китап укучылар арасында “Мин Сезгә язам...” исемле хат-мөрәҗәгать иҗади бәйгесе игълан иткән иде.
2018-нче елның 10 - нчы октябрь көнне Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия утырышы узды.
2018 елның 11 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Зур Лызи 1нче өлеш авылында тәрбиядә яшәүче Идея Николаевна Жилинаны 81 яшьлек гомер бәйрәме һәм өлкәннәр көне белән котладылар.
Кече Лызи авыл җирлеге пенсионерлары азык-төлек пакетлары алдылар. 5 октябрь көнне бәйрәм табыны артында 92 пенсионер катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Кече Лызи балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, Кече Лызи мәдәният йортының «Ву юись» ансамбле чыгыш ясадылар. Барысы да канәгать һәм рәхмәтле булдылар.